Киләсе елда Чаллыда кайсы объектлар үзгәрәчәк?
Тавыш бирү башланды.
Татарстанда 2026 елда яңартылачак объектларны сайлыйлар. 21 апрельдән тавыш бирү башланды һәм 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта республиканың төзелеш министры урынбасары Владимир Кудряшев хәбәр итте.
Үзгәреш кичерергә тиеш җтимагый киңлекләрне һәм ишегалды территорияләрен халык сайлый. Быел бәйгедә 283 иҗтимагый объект һәм 812 ишегалды катнаша. Исемлектә Чаллының ял итү зоналары да бар: Ф.Табеев исемендәге яр буе, Азатлык мәйданы, Элеватор тавы һәм «Озеро» торак комплексы арасындагы парк, Энтузиастлар бульвары, Боровецк чишмәсе территориясе, Боровецк бульвары, Челна елгасы яр буе.
Тавышны Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы, шулай ук «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша бирергә мөмкин.
Цифрлы үсеш министры урынбасары Илья Начвин әйтүенчә, мондый сораштыруларга кызыксыну елдан-ел арта. 2022 елда 207 мең тавыш бирелгәннәр, 2023 елда — 363 мең, узган елда — 421 мең.
Тавыш бирү өчен: gorodsreda.tatar.ru
Тавыш бирү өчен киләсе ишегалды территорияләре тәкъдим ителде:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев