Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Киләсе елда кемнәрнең хезмәт хакы арта?

Бюджет хезмәткәрләренә сөенеч.

2025 елда табибларның, педагог, социаль хезмәткәрләр, мәдәният хезмәткәрләре һәм кайбер дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакы арта. 1 январьдән  бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 13,2 процентка индексацияләнәчәк. 

Бу хакта «РИА Новости»  Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб сүзләренә нигезләнеп хәбәр итте. 

Шулай итеп, табиблар, педагог, социаль хезмәткәрләр, мәдәният хезмәткәрләре һәм кайбер дәүләт хезмәткәрләренең, МЧС, Росстандарт, Роспотребнадзор һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләренең  хезмәт хакы арта. Депутат әйтүенчә, әлеге карар кабул ителгән бюджетта чагылыш тапкан инде. Бу индексация судьялар, депутатлар һәм сенаторларга кагылмый.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча Хезмәт хакы