Киләсе елда  4 ай ял итәбез
Яңалыклар тасмасы

Киләсе елда 4 ай ял итәбез

Бу хакта РФ хөкүмәте карары чыкты.

Киләсе елда атнасына биш көн эшләүче  россиялеләр 247 көн эшләячәк һәм 118 көн ял итәчәк. Бу Россия хөкүмәте карарыннан билгеле булды.

1-8 январь, 23 февраль, 8 март, 1 май, 9 май, 12 июнь, 4 ноябрь - эшләми торган бәйрәм көннәре. 

Кайбер бәйрәм көннәре ял көннәренә туры килү сәбәпле, Министрлар Кабинеты эшләми торган көннәрне 2 һәм 8 майга, 13 июньгә, 3 ноябрьгә һәм 31 декабрьгә күчерүне раслады.

Яңа ел каникуллары 11 көн (29 декабрь – 8 гыйнвар), ә май бәйрәмнәре ике тапкыр дүртәр көн (1-4 май, 8-11 май) була. 

Июньдә дә россиялеләрне дүрт көн рәттән (12-15 июнь) ял көтә. 

Моннан тыш, Татарстанда 30 март (Ураза гаете), 6 июнь (Корбан гаете), 30 август (Татарстан Республикасы көне) һәм 6 ноябрь (ТР Конституциясе көне) ял көннәре була. 30 март белән 30 август якшәмбегә туры килә, ял көннәре күчерелми. Шулай итеп Татарстан халкы 120 көн ял итә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Ял календарь Бәйрәмнәр

Нет комментариев