2023 елда атнасына биш көн эшләүчеләрне 121 көн ял, шул исәптән 17 эшләми торган бәйрәм көне көтә.
Киләсе елда Ураза бәйрәменең кайсы көнгә туры килүе билгеле. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, Ураза бәйрәме 2023 елда – 21 апрель, Корбан бәйрәме 28 июньгә туры киләчәк. Алар ТР Президенты указы белән ял көне дип игълан ителәчәк.
Моннан тыш, Татарстанда 2023 елда эшләми торган башка бәйрәм көннәре дә билгеле.
Алар түбәндәгечә:
1-6 гыйнвар һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары;
7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме;
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне;
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне;
1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме;
9 май – Җиңү көне;
12 июнь – Россия көне;
30 август – Татарстан Республикасы көне;
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне;
6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне.
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Нет комментариев