Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көлке дә, кызганыч та

Бер атна эчендә 10 шәһәрдәшебез алданып, акчаларын югалткан.

2021 елда ел буена шәһәрдә 2 меңнән артык мошенниклык очрагы теркәлгән. Бу елның гыйнвар аенда – 150. Мошенниклар тозагына  күбрәк өлкәннәр каба. Мисаллар көлке дә, кызганыч та.

Полициягә бер әби мөрәҗәгать итә. Аңа ир-ат шалтыраткан. Әби аның тавышын таныш тавышка ошатып, «Рафаэль, синме?» дип сорый. Теге ир-ат «әйе» ди. Һәм әбинең улы авариягә очрады дип хәбәр итә. Аны коткару өчен акча кирәк, ди. Шул рәвешле әби 900 мең сумыннан колак кага.  

Декабрьдә аферистлар Казан халкын алдасалар, гыйнварда алар Яшел Үзәнгә күчәләр. Хәзер Чаллыга килеп җиткәннәр.

Соңгы арада мошенниклар яңа схема уйлап тапты: алар үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип атый. Җинаятьчеләр чаллылыларга туганнары яки дусларының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен, имеш, аларның шофер яки җәяүле буларак зыян күрүен хәбәр итә. Моның өчен шалтыратучылар зыян күрүчеләргә дәвалану өчен түләргә яки бөтенләй җаваплылыктан котылырга ярдәм итәргә тәкъдим итә. Дүрт очракта чаллылылар ышанып, таксист-курьерлар аша акча тапшырган. Суммалары төрле – 180 мең, 250 мең, 311 мең һәм 900 мең сум. Элек мошенниклар счет номерын әйтсәләр, хәзер алар курьер аша эш итәләр. Алданучылар аның аша калак, чашка, простыняләр җибәрәләр, гадәттә, шул әйберләргә акча төрелгән була.

Полициядә билгеләп үтүләренчә, курьерларга мошенниклыкта ярдәм итү куркынычы янарга мөмкин. Гадәттә, курьерлар ролендә – таксистлар.

Югалган акчаларны кайтарып булмый.

Ләкин сирәк кенә булса да, мондый очраклар бар. Мондый бәхет 20 яшьлек шәһәрдәшебезгә елмайган.  Әлеге кыз ТикТок юрау өчен акча күчерә. Юраучы юкка чыккач, кыз полициягә гариза язган. Бу юраучыны Самарада табалар, Чаллыга  алып киләләр. Хәзер тикшерү эшләре бара. Ул гаебен таный һәм акчаларны кайтара.

Ә менә 47 яшьлек хатын-кызның «сөйгәне» вәгъдәсен үтәми. Әлеге ханым социаль челтәрләрдә чит-илдән бер ир-ат белән танышып,  языша башлый. Тиздән ир-ат аңа бүләк әзерләве турында әйтә. Имеш, ул аны почта аша җибәрәчәк. Тик бүләк таможняда тоткарланып калган. Виртуаль «дус» әлеге хатыннан таможня суммасын түләвен сорый, имеш, аның россия валютасы юк. Үзе ул бөтен акчаларны кайтарам дип ышандыра. Хатын-кыз счетка 93 мең акча күчерә. Тик ир-ат моның белән генә канәгать булмыйча, өстәргә кирәклеге турында әйтә. Хатын-кыз шиккә кала. Алдакчы ир юкка чыга.

Полиция хезмәткәрләре кисәтә:

– шалтыратсалар, паникага бирелмичә, кичекмәстән сөйләшүне туктатырга һәм «бәлагә эләккән» кешегә шалтыратырга кирәк;

– таныш булмаган кешеләргә акчаны бирмәскә, күчермәскә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар акчаңнысакла