Көчле укытучы – көчле гимназия
Шәһәрнең 77нче гимназиясе – 30 еллык тарихы булган белем бирү йорты. Күп еллар дәвамында инде ул Чаллының иң яхшы мәгариф учреждениеләре исемлегендә.
Педагогик коллектив белем бирүнең югары сыйфатын саклап килә. Бүген биредә 49 педагог эшли, шуларның 30ы – югары квалификацион категорияле, 14е беренче квалификацион категориягә ия. Эшләрендә югары уңышларга ирешеп, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, шәһәр мәгариф идарәсенең мактау грамоталарына, күкрәк билгеләренә ия булган педагоглар күп.
Мәктәп тормышы, гимназиянең уңышлары турында аның директоры Гөлнара Бариева сөйли. Җитәкченең педагогик стажы 30 елдан артык. Гөлнара Айратовна унбер ел 34нче мәктәп белән идарә иткән, 2018 елда аны 77нче гимназия директоры итеп билгеләгәннәр.
– Бездә күп төрле республикакүләм мөһим проектлар тормышка ашырыла, алар арасында «Педагогик Олимп», «Кече фәннәр академиясе», «Без – йолдызлар» һәм башкалар бар. «Ата-аналар шимбәсе» һәм «Әтиләр советы» проектлары кысаларында гимназия «Дус сыйныф серләре» дип исемләнгән республика конкурсында да катнашып килә.
Бездә педагоглар коллективыннан, укучылар һәм ата-аналардан торган нәтиҗәле идарә итү системасы булдырылган. Бары тик сөйләшеп, аңлашып эшләгәндә генә зур уңышларга ирешергә була дип саныйм мин.
2023 елда гимназия «Талантлар һәм остазлар: сәләтле балалар белән комплекслы эшләү системасы» темасы буенча регионара инновацион мәйданчык статусы алды. Моннан тыш, 2024-2025 уку елына укучыларны тарих, җәмгыять белеме һәм география фәннәреннән олимпиадаларга әзерләү буенча ресурс үзәге итү проекты та булдырылды.
Гимназия күп еллар дәвамында бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этабында катнашу буенча иң яхшы белем бирү оешмалары составына керә. 2023-2024 уку елында муниципаль этапта 110 укучы җиңүче һәм призер исеменә лаек булды. Гимназиядә белем алучы 3 укучыбыз исә бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призер булдылар. 77нче гимназия Чаллыда олимпиада хәрәкәтенең флагманы, ул укучыларны төрле фәннәрдән олимпиадага әзерләү буенча лидерлар рәтендә.
2023-2024 уку елы буенча гимназиябез «Чыгарылыш сыйныф укучыларын социаль-гуманитар юнәлештә эшкә урнаштыруда Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе» рейтингына да керде. Уку йорты «Республиканың иң яхшы мәктәпләре» исемлегендә дә бар.
Хөрмәтле укытучыларыбыз, педагогик хезмәт ветераннары! Барыгызны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, сабырлык, бәхетле тормыш телим!
Безнең һөнәр үзенчәлекле. Тормыш педагогка һәрвакыт югары таләпләр куя. Алдан белеп булмый торган шартларда да сыйфатлы итеп эшли алганыгыз, балаларга битараф булмаганыгыз, сабырлыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез өчен зур рәхмәт сезгә!
Сез – уникаль кешеләр. Сез балаларны тәрбиялисез, белем бирәсез, яңа офыклар ачасыз. Яныгызда һәрвакыт якыннарыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез, зирәк остазлар, сезне аңлый торган әти-әниләр һәм яраткан укучыларыгыз булсын. Балаларга бүләк иткән җылылык сезгә аларның олы рәхмәтләре һәм уңышлары булып әйләнеп кайтсын.
Гөлнара Бариева,
77нче гимназия директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев