Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коллаген файдалымы?

Табиб Александр Мясников җавап бирде.

Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников «Россия – 1» каналының «О самом главном»  тапшыруында коллаген эчүнең тире картаюын акрынайта дигән сүзләрне кире какты.

Ул косметологларның тиренең яшьлеген саклау өчен коллаген кабул итү тәкъдимен мода дип атады. 

«Коллагенның сеңү сәләте бик түбән. Бу нибары маркетинг хәйләсе генә», – дип искәртте табиб.

«Сез бу БАДны эчә башлыйсыз, ди. Сез коллаген шул арада таркалыр да, канда һәм кирәк җирдә эреп, файдасы тияр дип уйлыйсызмы? Беркатлылык бит бу», – диде белгеч. Ул составында коллагенлы ризык кулланырга киңәш итә.

Фото скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек Коллаген