Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коллекторсыз булмый

Яшьлек микрорайонындагы коллектор сентябрь ахырында, ягъни шушы көннәрдә файдалануга тапшырылачак. Бүгенге көндә "Фон" төзелеш корпорациясенең төп финанс чаралары хуҗалык-юынтык сулар коллекторын төзүне тиз арада төгәлләүгә юнәлтелгән. Чөнки әлеге корылмадан башка яңа гына сафка баскан 65/04, 65/10 (2нче блок) йортларын файдалануга тапшырып булмый. Компания вәкиле әйтүенчә, басымлы канализация коллекторы 30 сентябрьгә...

Яшьлек микрорайонындагы коллектор сентябрь ахырында, ягъни шушы көннәрдә файдалануга тапшырылачак.

Бүгенге көндә "Фон" төзелеш корпорациясенең төп финанс чаралары хуҗалык-юынтык сулар коллекторын төзүне тиз арада төгәлләүгә юнәлтелгән. Чөнки әлеге корылмадан башка яңа гына сафка баскан 65/04, 65/10 (2нче блок) йортларын файдалануга тапшырып булмый. Компания вәкиле әйтүенчә, басымлы канализация коллекторы 30 сентябрьгә әзер булачак.

Шуны да әйтергә кирәк, 65нче микрорайондагы торак йортлар һәм коллектор төзелеше һәрдаим башкарма комитет контролендә. Атна саен төзелеш мәйданнарында күчмә киңәшмәләр һәм өлешләп төзүдә катнашучылар белән очрашулар оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X