Комада яткан танылган фигуристның хәле үзгәргән
Яңалыклар тасмасы

Комада яткан танылган фигуристның хәле үзгәргән

10 гыйнварда Роман Костомаровны үпкә ялкынсынуы белән реанимациягә салганнар иде.

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Роман Костомаров аңына килә башлаган, әмма тулысынча терелү өчен вакыт кирәк. Бу хакта хәл белән таныш чыганакка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

"Роман инде әкренләп хәрәкәтләнә дә ала. Тик тулысынча ушына килү өчен вакыт кирәк, әмма уңай динамика бар", — дип белдергәннәр мәгълүмат агентылыгына.

Исегезгә төшерәбез, 10 гыйнварда Роман Костомаров үпкә ялкынсынуы белән реанимациягә эләгә, соңрак Коммунаркада хастаханәгә күчерелә. Спортчы авыр хәлдә булган, шуның аркасында аны медикамент комага кертергә һәм ЭКМО аппаратына тоташтырырга туры килгән. 7 февральдә хәбәр ителгәнчә, табиблар аяк табаннарын ампутацияләү буенча операция уздырганнар.

фото: https://www.tatar-inform.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


спорт фигуралы шуу

Нет комментариев