Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Комбинат алдынгылар сафында

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев предприятие һәм оешмаларда хезмәт коллективлары белән очраша. Шушы көннәрдә ул Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинатында булды. Ул үзенең чыгышында беренче чиратта комбинат хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Сез илебезнең иң яхшы халык предприятиесенең берсе. Шуңа күрә 2017 елда сезнең белән берлектә башкарылган эшләр турында сөйләшү горурлык",...

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев предприятие һәм оешмаларда хезмәт коллективлары белән очраша. Шушы көннәрдә ул Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинатында булды.

Ул үзенең чыгышында беренче чиратта комбинат хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Сез илебезнең иң яхшы халык предприятиесенең берсе. Шуңа күрә 2017 елда сезнең белән берлектә башкарылган эшләр турында сөйләшү горурлык", - диде ул.

Хаким бюджет формалаштыручы "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең эшчәнлегенә тукталып үтте. "Аның киләчәге өметле. Автогигант ныклы адымнар белән алга бара. Бюджетка салымнарны тулысынча, вакытында түләүче катыргы-кәгазь комбинаты да тармакның лидеры. КАМАЗ, КБК һәм башка предприятиеләрнең уңышлы эшләве нәтиҗәсендә шәһәр бюджетына өстәмә рәвештә 800 млн сум акча керде, без шулай итеп 2017 ел нәтиҗәләре буенча 9 миллиард сумга ирештек", - дип ассызыклады хаким.

Соңыннан ул гофртара җитештерү фабрикасы эшчәнлеге белән танышты. Биредә Италиянең Emmepigroup фирмасының автоматлаштырылган җиһазлары куелган. Күптән түгел генә Россиядә беренче EVOL 100 линиясе эшли башлады. Монда минутына 350 гофр тартмасы җитештерелә. Комбинатның генераль директоры Андрей Фомичев әйтүенчә, 2017 елда биредә бер хезмәткәр 5,5 миллион сумлык товар җитештергән. "Предприяедә җиһазлар гына түгел, кеше капиталына да инвестицияләр җәлеп ителә. Комбинат барлык шәһәр программаларында катнаша, үзенең хезмәткәрләрен яклый" ,- дип хаким комбинат эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев