Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Комсомол – безнең яшьлек ул

Тарихыбыз истәлекле вакыйгаларга бай. Быел 29 октябрьдә ВЛКСМ төзелүенә 103 ел тула. Статистика мәгълүматлары буенча, илнең 200 миллионнан артык егет һәм кызы комсомол мәктәбен узган. Комсомолның яше 100дән артып китсә, безгә, иң кимендә, 50 яшь. «50дән зурлар» бу чорны бөтен нечкәлекләре, матурлыклары белән хәтерли.

Без яшьләр, романтиклар, энтузиастлар, үз илен яратучы чын патриотлар идек. Комсомол туган көне уңаеннан, шәһәрдәшләребездән әлеге оешма турында фикерләрен сорадык.

Светлана Захарова, ТР Дәүләт Советы депутаты:


– Комсомоллар, кайда гына хезмәт куйсалар да, һәрвакыт алгы сызыкта, беренчеләр рәтендә булганнар. Комсомол оешмалары яшьләрне шәхес буларак тәрбияләп үстереп, аларга җәмгыятьтә үз урыннарын табарга булышкан. Аның тарихы иксез-чиксез илебезнең катлаулы һәм гыйбрәтле тарихыннан аерылгысыз. Гражданнар сугышы, коллективизация, илдә наданлыкны бетерү, Бөек Ватан сугышы, илне сугыш хәрабәләреннән торгызу, чирәм җирләрне күтәрү, бөек төзелешләр: БАМ, ДнепроГЭС, Комсомольск-на-Амуре, Чиләбе трактор заводы, КамАЗ төзү кебек илебез язмышы өчен аеруча катлаулы һәм хәлиткеч чорларда Комсомол һәрвакыт ялкынлы сүзләре, кыю эшчәнлеге һәм кабатланмас батырлык үрнәкләре белән тарих битләренә мәңгегә онытылмаслык булып кереп калдылар. Комсомол оешмасы оешкан чордан 1991 елга кадәр илебездә 14 яше тулган һәрбер яшь кеше үзалдына әлеге оешма әгъзасы булуны максат итеп куйды һәм шуңа ирешү өчен тырышты. Миллионлаган егет-кыз комсомолда чыныгу алып олы тормышка аяк бастылар. 

Гөлзада Рзаева, Чаллының мактаулы гражданины:


– Комсомолның 100 еллыгына Казанга барып, барлык Татарстан халкына Чаллы комсомолларының дус, тату бердәмлеген күрсәтеп кайткан идек. Чаллы, КАМАЗ илебезнең төрле төбәкләреннән комсомол юлламасы белән килгән төрле милләт вәкилләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килде. Шул еллардагы энтузиазм, рух бездә әле дә бар. Без ел саен комсомол туган көнне «Энергетик» мәдәният сараенда үткәрәбез, анда хатирәләрне барлыйбыз. Иртәгә шунлый очрашуның чираттагысы була. Чара барлык санитар таләпләр кысаларында үткәрелә. Килегез, яшьлекне бергә искә алыйк.

Булат Сәлахов, Татарстанның халык артисты:


– Октябрят, пионер, комсомол – болар минем балачагым, мәктәп елларым, яшьлегем кайтавазы. Мәктәптә укыганда Олег Кошевой, Зоя Космодемъянская, Александр Матросов кебек геройлар минем күңелемдә комсомолга карата аеруча зур кызыксыну, хөрмәт хисләре тудырды һәм комсомол сафларына керергә омтылу теләген тагын да ныгыттылар. Без мәктәптә укыган елларда комсомолның чын-чынлап гөрләп эшләгән чорлары иде. Комсомолларның күркәм эшләре хакында радио, газета-журналлар аша укып ишетеп тора идек, шулай ук пионер, комсомол оешмалары эшчәнлегендә актив катнашу да, яшь буынга күпкырлы тәрбия бирүнең отышлы алымы булды. 
Мин 1974 елда комсомол юлламасы белән Чаллыга килдем. Төзелеш бригадасында эшләп, 12 мәктәп төзүдә катнаштым. Ул вакытта электр эретеп ябыштыручы булып эшләдем, кичләрен халык театрына йөрдем. Бик кызыклы вакытлар иде, аларны һаман да сагынып яшим. Бүгенге яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү өчен шундый оешмалар җитми. 
Зөлфия ГАЛИМ сөйләште

Фото: mkusdkbirakan.saha.muzkult.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комсомол