Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Комсомол районы активистларына бүләкләр тапшырдылар

Комсомол районының Дан аллеясында күршеләр бәйрәме узды.

Чараны 1, 2, 3 комплекста яшәүчеләр өчен ГЭС бистәсенең район администрациясе "Жилкомсервис" идарәче компаниясе һәм ТИҮ рәисләре Ольга Коболтяну,  Ольга Айдимирова, Татьяна Мадьяровалар белән берлектә оештырды. Шәһәрдәшләр каршында "Энергетик" мәдәният сараеның иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Шулай ук әлеге районда яшәүчеләр өчен шәһәрнең төрле хезмәт белгечләре белән консультация пунктлары оештырылды. Район активистлары ел уңышы ярминкәсендә катнашты.  Чарага килгән барлык халыкны бәйрәм белән Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов һәм Шәһәр Советы депутаты, "Аква-Регион" ҖЧҖ генераль директоры Евгений Вайнер котлады. 

"Жилкомсервис" идарәче компаниясенең генераль директоры Ольга Тарнаева комплексның активистларына җәмәгатьчелек хезмәтенә намус белән караган өчен рәхмәт белдерде һәм микрорайон активистларына бүләкләр тапшырды.

 

http://nabchelny.ru/news/33178

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев