Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Корал йөртүчеләр күп

    Бүгенге көндә Чаллы эчке эшләр идарәсенең лицензия-рөхсәт эше бүлегендә 6 меңнән артык кеше исәптә тора. Шәһәрдәшләребез кулында 9 меңгә якын теркәлгән корал бар. Бүлек башлыгы Фердинанд Мансуров әйтүенчә, Чаллыда күпчелекне ау мылтыгы тәшкил итә. Алар 5 меңгә якын. Газ коралын 1,5 меңнән артык кеше алган. Утлы корал йөртүчеләр саны да...

    Бүгенге көндә Чаллы эчке эшләр идарәсенең лицензия-рөхсәт эше бүлегендә 6 меңнән артык кеше исәптә тора.

    Шәһәрдәшләребез кулында 9 меңгә якын теркәлгән корал бар. Бүлек башлыгы Фердинанд Мансуров әйтүенчә, Чаллыда күпчелекне ау мылтыгы тәшкил итә. Алар 5 меңгә якын. Газ коралын 1,5 меңнән артык кеше алган. Утлы корал йөртүчеләр саны да 2 меңнән артып киткән.

    Кызганычка каршы, корал йөртүчеләр арасында канун бозучылар да очрый. Ел башыннан 405 административ беркетмә төзелгән, 577 корал алынган, 527 лицензия юкка чыгарылган.

    Корал һәм патроннарны үз теләге белән тапшыручылар да шактый. Ел башыннан бүгенгәчә аларның саны 253кә җиткән. Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте хезмәткәрләре әйтүенчә, моның өчен акча да түләнә. "Коралның төренә карап, 500дән 3000 сумга кадәр акча бирелә", - ди хокук сакчылары.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: