Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 10 декабрь 2014 яңалыклары

    • 10 декабрь 2014 - 12:07
      Ярминкәләргә килегез
      13 декабрьдә Сарман трактында, "Южный" агросәнәгать паркында, Г.Камал бульварында ярминкәләр оештырыла. Азатлык мәйданында исә "Яңа ел казы" ярминкәсе үтәчәк.
      309
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 12:07
      Шәһәрдәшебез – дөньякүләм җиңүче
      Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты студенты Алексей Денисенко Мексиканың Сантьяго де Керетаро шәһәрендә узган тхэквондо буенча гран-при ярышларында җиңде. Аңа 6 мең доллар тапшырылды.
      269
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 08:13
      Ялган акчалар
      Агымдагы елның 11 аенда Чаллыда әйләнештә ялган акча йөртүнең 89 очрагы теркәлгән. Чаллы эчке эшләр идарәсенең икътисадый җинаятьләр бүлеге башлыгы урынбасары Венер Гыйбадуллин әйтүенчә, алар арасында 5 мең сумлык - 62, бер мең сумлык - 20, 500 сумлык 8 купюра булган. Күбесенчә ялган акчалар банкка тапшырганда ачыкланган, 89 очракның 21ендә...
      273
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 08:09
      Батыр хокук сакчылары
      Яр Чаллы эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре янгында 7 яшьлек баланың гомерен саклап калдылар. Һәлакәт урынына тиз арада килеп, алар малайны ут эченнән алып чыктылар. Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин күрсәткән батырлыклары, югары профессиональлекләре һәм җитезлекләре өчен полиция прапорщигы Александр Герасимовны мактау грамотасы һәм 20 мең сум акча белән бүләкләде....
      281
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 08:05
      Дәниф, без сине яратабыз!
      Мин Дәнифнең җырларын тыныч кына тыңлый алмыйм. Аның көчле, чиста, моңлы тавышы йөрәкне айкый, хискә сала, үзенә әсир итә. Бигрәк тә Әхтәм абый Миңнебаев көйгә салган "Акчарлакларым" җырын тыңлаганда күзләргә яшь килә. Бигрәк тә моңлы бала булган шул якташым - Актаныш егете. Татар дөньясында ул, һичшиксез, иң көчле, талантлы җырчыларның...
      295
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 08:02
      Саксызлык бәласе
      РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан Яр Чаллы шәһәре Боз сараеның хоккей буенча 65 яшьлек тренер-мөгаллиме Ш.Б.га карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ Җинаять кодексының 109нчы маддәсе 2нче өлеше (һөнәри вазифаларын тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә, саксызлык белән үлемгә китерү) буенча җинаять кылуда шикләнелә. Тикшерү версиясе буенча, 2014 елның 22...
      253
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 07:59
      Сорауларыгыз булса
      Чаллы эчке эшләр идарәсе башлыгы Алексей Соколов киләсе елда участок полицияләре пунктларында айга бер тапкыр халыкны кабул итәргә планлаштыра. "Бөтен кеше дә эчке эшләр идарәсе бинасына барып, җитәкче белән очраша алмый бит. Мондый очрашулар безгә бик кирәк", - ди шәһәрдәшләребез үзләре дә. Моның өчен һәр дүшәмбе көнне 9дан 11гә һәм...
      0
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 07:59
      Корал йөртүчеләр күп
      Бүгенге көндә Чаллы эчке эшләр идарәсенең лицензия-рөхсәт эше бүлегендә 6 меңнән артык кеше исәптә тора. Шәһәрдәшләребез кулында 9 меңгә якын теркәлгән корал бар. Бүлек башлыгы Фердинанд Мансуров әйтүенчә, Чаллыда күпчелекне ау мылтыгы тәшкил итә. Алар 5 меңгә якын. Газ коралын 1,5 меңнән артык кеше алган. Утлы корал йөртүчеләр саны да...
      253
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 07:41
      Арка билгә куәт булса гына
      Соңгы 2-3 ай эчендә республиканың татар матбугатында Чаллының татар мәктәпләренә, аерым алганда, М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиягә кагылышлы берничә язма басылды. Аларның авторы милли күтәрелеш чорыннан алып, байтак еллар "Азатлык" татар яшьләре берлеген җитәкләгән милләтпәрвәр Тәлгать Әхмәдишин. Мәкаләләрдә 2нче гимназиядә татар сыйныфлары ачуга бәйле вакыйга-проблемалар тасвирлана. Сентябрь башларында Тәлгать Әхмәдишин "Шәһри...
      300
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 07:19
      Уңышлар юлдаш булсын
      Моңа кадәр пресс-рам заводы профсоюз комитетын җитәкләгән Александр Васильев "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисе итеп билгеләнде. Александр Анатольевич тумышы белән Зәй районы Дүрт Мунча авылыннан. Гомере буе Чаллыда яшәде, КАМАЗда, пресс-рам заводында эшләде. Техникумда укып, кою производствосы белгечлеге ала. Кою заводында эшләп, армиягә китә. Аннан ПРЗга эшкә кайта. Биредә...
      328
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 07:19
      Бюджет кабул ителде
      Кичә шәһәр советының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә тугыз мәсьәлә каралды. Депутатлар башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Кропотованың "Чаллы шәһәренең 2015-2017 елларга социаль-икътисади үсеше фаразлары" турындагы чыгышын тыңлады. Әлеге планнар илдәге икътисади вазгыятьне исәпкә алып төзелгән. Киләсе елда тулаем продукция җитештерүне 1,5 процентка арттыру күздә тотыла. Ул 180 миллиардтан артып...
      283
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 07:12
      Шәһәр Яңа елны каршыларга әзерләнә
      Шәһәрдә Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек башланды. Йорт түбәләрендә төрле төсләрдәге гирляндалар җемелдәве инде хәзер үк күңелгә бәйрәм рухы бирә. Предприятие һәм оешмалар бәйрәм иллюминацияләре урнаштыру белән мәшгуль. Азатлык мәйданында 33 метр биеклектәге төп чыршының беренче өлешен монтажлау бара. Боз лабиринты эшләү, шугалак катыру эшләре дәвам итә. Яңа шәһәрдә тагын дүрт...
      270
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 07:04
      Исәп-хисап ясар чак җитә
      Башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев киңәшмәне мөһим вакыйгалардан башлады. - Авыр вакытта Россия, Татарстан җитәкчелеге КАМАЗны читтә калдырмый, бөтен яктан ярдәм итәргә омтыла. Хөкүмәт җитәкчесе Дмитрий Медведев Чаллыга килгәч, бу турыда кат-кат басым ясап әйтте. Автомобильләрне сатып аларга дәүләт заказлары алынды. Эчке базарга да "КАМАЗ"ларны алу артачак, - диде ул....
      265
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 07:02
      Чаллыга “Ford-Sollers” килде
      Шушы көннәрдә "Ford-Sollers" Россия-Америка предприятиесе безнең шәһәрдә җиңел автомобильләр заводы ачты. Яңа проектны тормышка ашыру әлеге компаниягә 400 млн долларга төште. Ләкин, иң мөһиме, 1200 шәһәрдәшебез эш урыннары белән тәэмин ителәчәк. Яңа автомобильнең тагын бер өстенлеге (!) - ул тулысынча Россиядә эшләнгән запас частьлардан җыела. Ә хакына килгәндә, субкомпактлы кроссоверның...
      189
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 06:54
      Cоциаль яклау кими
      Шушы көннәрдә Россия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев халыкка күрсәтелә торган социаль хезмәтләр исемлеген раслаган карарны имзалады. Алар түбәндәгедән гыйбарәт: социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-педагогик, социаль-хезмәт, социаль-хокукый, яшәү мөмкинлекләре чикле гражданнарның коммуникатив потенциалын арттыру максатында күрсәтелә торган һәм билгеле бер вакытка гына тәкъдим ителгән социаль хезмәтләр. Алда санап үтелгән барлык хезмәтләр дә...
      294
      0
      0
    Реклама