Көрәшче Азат Габдерәшитов: «Кеше яшәми торган җирдә яшисем килә»
Чаллы Сабан туенда татарча көрәш буенча абсолют җиңүче хыяллары турында сөйләде.
«Минем яраткан шәһәрем» журналистлар конкурсына язарга герой кирәк дигәч, уема иң элек Чаллы Сабан туенда татарча көрәш буенча абсолют җиңүче, БРИКС илләре уеннарында билбау көрәше буенча чемпион калган Азат Габдрәшитов килде. Авылдашларым – Актаныш районы Татар Суыксуы авылында яшәүче, күпләргә үрнәк гаилә булган Дилфас абый белән Илгизә апа гаиләсендә үскән егет белән үземнең якыннан сөйләшәсем килде.
«Футбол уйнатканнары өчен генә көрәшкә йөрдем»
Азат үзенең кем буласын кечкенә чакта ук күзаллый. «Балачакта әти белән «Батырлар» тапшыруын карый идем. Якшәмбе көнне була иде ул. Анда Чаллыда үтүче Муса Җәлил турнирын күрсәтәләр иде. Йомры келәм, анда көрәшчеләр... Мин шул вакытта: «Эх, шул келәмдә көрәшергә иде!» – дип хыяллана идем», – дип сөйли якташым.
Авылда ул вакытта сайланырлык түгәрәкләр булмый. Ул да, башка сайлау мөмкинлеге булмаганга, сыйныфташлары белән бергә укытучылары Раил Сираев, Марсель Шәйхәйдаров үткәрә торган көрәш түгәрәгенә языла.
«Алар башта футбол уйнаталар, яңадан көрәштерәләр иде. Шул футбол өчен генә йөри идем. Мин көрәшергә яратмадым, чөнки аны авыр спорт төре итеп кабул итә идем. Бер-ике ел йөрдем дә киттем. Алар минем көч барлыкны күргәннәрдер инде, кире дә чакырып карадылар. Көрәш буенча беренче тренерларым да алар булды», – дип искә ала Азат.
«Манекен да булып тордым»
11 сыйныфны тәмамлагач, Азат Чаллыга килеп урнаша. Төзүче һөнәрен үзләштерү өчен уку йортына керә. Лекцияләрдән соң, буш вакытын ничек үткәрергә белмичә, дус малайлары шөгыльләнә торган «Витязь» спорт мәктәбенә йөри башлый.
«Көрәшәсе, мускулларны ныгытасы килә. Алар инде миңа кадәр йөргән малайлар. Тренировкалар вакытында: «Әйдә, көрәшәбез!» – дип, мине чакыралар, җиңәләр иде. Мин алар өчен манекен булдым. Үзләренә нинди күнегү кирәк, минем белән эшлиләр иде», – ди Азат.
Баштагы 5 ел шәһәрдәшебезгә бик авыр бирелә. Тырыша, нәтиҗәсен күрми. Үз-үзен: «Кирәкме соң бу миңа, нәтиҗәсе булырмы?» – дигән сораулар белән борчый. Әмма ул, ничек кенә авыр булса да, тренировкаларны ташламый. Ул вакытта Актаныш районы командасы өчен көрәшә.
«2 метрлы койманы да сикереп чыга алырлык халәттә идем»
2019 елда, берникадәр көч туплагач, беренче уңышларын күрә башлагач, Азатны Чаллы командасына кабул итәләр. Ул аны шундый зур дәрәҗә итеп кабул итә, чөнки электән үк автокала командасы бик көчле була.
2013 елдан ул Чаллы Сабантуйларында көрәшә башлый. 2019 елдан үз үлчәвендә югары нәтиҗәләр күрсәтә. Үзен сынап карау өчен, хәтта абсолют батыр белән дә көрәшергә чыга башлый. Ләкин әле бу вакытта Азатның белеме дә, көче дә җитми. Ул читтән генә абсолют батыр калучыларга сокланып утыра. Аларның фамилияләрен яңгыраткач: «Минекен дә шулай игълан итсеннәр иде!» – дип тели.
Сабан туенда иң күңеллесе – татарча көрәш. Халык та күбрәк шуны карарга дип килә. Батыр исеме дә Сабан туенда тарала. Шуңа күрә дә Азатның нәкъ менә милли бәйрәмебез мәйданында батыр каласы килә.
«2023-2024 елларда абсолют батыр булып калу өчен форма, авырлык буенча ныклап әзерләнсәм дә, барып чыкмады. Бу җиңелүләр миңа тагын да ныграк үз өстемдә эшләргә этәргеч бирде», – ди Азат.
Шөгыльләнгән вакытта ул үзенең көндәшләрен күз алдына китерә, авыр веслар күтәрә. Чөнки көрәш вакытында авырлыклар тигез түгел. Абсолют батыр исеме өчен бил алышканда спортчылар кем белән көрәшкәннәрен белмиләр.
Сабан туенда теләгенә иреш алмаса да, Азат башка ярышларда сынатмый: Татарстан, Россия, дөнья беренчелегендә җиңүгә ирешә, БРИКС илләре уеннарында катнашып, беренчелекне ала. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», – диләр бит. 2025 елда Азат ниһаять күптәнге хыялын тормышка ашыра: Чаллы Сабан туенда абсолют батыр исемен яулый.
«Келәмгә зур ышаныч белән чыктым. Финал сызыгында бишәү калдык. Абсолют батыр калу өчен төп көрәш Ранис Гыйләҗетдинов белән булды. Барысы да: «Кем җиңәр дә, кем җиңәр?» – дип шаулаштылар. Көрәшче дусларым миңа мотивация бирделәр. Мин җиңдем! Азат Габдрәшитов дигән исем бөтен мәйданга яңгырады. Бу – ничә еллар буе өмет иткән иң татлы мизгел иде. Шатлыктан, үзем дә сизмичә, сальто ясадым. Каршымда 2 метрлы койма булса, аны да сикереп чыга алырлык халәттә идем. Эмоцияләр шундый көчле иде, күңел тулды. Туганнар, якыннар, дуслар сораштылар – һәрберсенә җавап биреп тә бетереп булмады. Һаман да әле ышанып җитеп булмый. Берничә секунд эчендә үзем кичкән бөтен авырлыклар, тырышлыклар, сынаулар, операцияләр, кире торып басулар кино кебек күз алдымнан үтте. Ул бит әйтеп бетерә алмаслык хисләр! Бөтен мәйдан сиңа гына карап тора, сине күзли. Иңнәреңә олы тәкә салалар, мәйдан әйләнәсең. Сине күтәреп алып, һавага чөяләр...» – дип, шатлыклы мизгелләре белән уртаклашты Азат.
2025 елда Сабан туе батырыннан тыш, ул тагын Муса Җәлил турнирында һәм Татарстан беренчелегендә дә җиңә.
«Бармагым сынган килеш, «Абсолют батыр» исеме өчен көрәштем»
Мин моңа кадәр бил алышуларны карарга яратмый идем. Узган җәйне авыл Сабан туенда утырган урыным көрәшчеләр келәме янына туры килде. Мин анда көрәшүче балаларны кызганып утырдым. Кайберләре бигрәк җайсыз төшә бит?! Хәтта берсенең муены сынды дип борчыллым. Карарга сабырлыгым җитмәгәч, урынымнан торып китәргә мәҗбүр булдым (авт).
Азаттан да аерым шул хакта сораштым. Ничек үз-үзен саклый микән? «Мин ничә ел үз сәламәтлегемә игътибар бирмәдем. Спорт ягыннан дисциплинаны саклыйм, режим тотам. Ә үземнең сәламәтлекне кайгырту ягыннан мин ялкау. 2025 елның Сабан туенда, финалда үз авырлыгымда көрәшкәндә, бармакны сындырдым. Көндәшемне ыргытам, аңлыйм – бармак тотмый. Карасам, бармак бөтенләй икенче якка карап тора. Авырту да сизелми, тоттым да үз урынына утыртып куйдым. Тик бармак эшләми. Көрәшне туктатып, медикларны чакыртып, бармакны лейкопластырь белән урап куйдым. Шулай итеп ахырга кадәр көрәшеп чыктым», – дип елмаеп искә ала Азат.
2026 елны Муса Җәлил турнирына барыр алдыннан да ул аягын җәрәхәтли. Күпме көч куеп әзерләнгән көрәшне калдырасы килми. Аяк эшләмәсә дә, кул көче белән булса да җиңәрмен дип бара ул. Ләкин барып чыкмый – җиңелә. Аягына операция ясагач та, табиб 5 ай реабилитациядә булырга куша. Нинди тик яту инде, Азат тагын тренировкага китә. Үз сәламәтлеген түгел, тренировкалар турында уйлый ул.
«Печәнгә кайтмасаң кайтма, көрәшең калмасын!»
Әти-әнисе Азатның көрәшеп йөрүен башта җитди кабул итмиләр. Эшсезлектән йөри дип уйлыйлар. «Кайчан эшкә керәсең инде?» – дип сорыйлар. Уллары Дөнья чемпионы, Сабан туе батыры калгач, аларның да карашлары үзгәрә. Азатның әтисе Дилфас абый белән әнисе Илгизә апа – чын авыл кешеләре. Гомерләрен колхозга багышладылар. Әле мин үзем дә хәтерлим: комбайн белән урамнан узып китәләр иде – Дилфас абый рульдә, Илгизә апа аның янында комбайнер ярдәмчесе. Лаеклы ялда булуларына карамастан, хәзер дә мал асрыйлар, җәй буе печән әзерлиләр. Азатка да: «Печәнгә кайтмасаң кайтма, көрәшең калмасын, үзебез эшлибез!» – диләр икән.
«Кеше булмаган җирдә мал-туар асрап яшәр идем»
Азат авылны бик ярата. Укыган вакытта да, ял көннәре җитү белән, гел авылга кайту ягын карый. Хәзер дә ярышлар беткәч, тренировкалар булмаганда, үзенә бер атна тирәсе ял бирә дә авылга кайтып килә.
2025 елда Сабан туенда абсолют батыр калгач, авылда ул бөтен туганнарын, күрше-күләннәрен җыеп бәйрәм ясый. «Бу туганнар очрашуын минем шундый җылы итеп үткәрәсем килде. Элек, кечкенә чакта, кунакка йөрешеп, гел аралашып яши идек. Хәзер инде һәркемнең үз гаиләсе, мәшәкате – очрашулар сирәгәйде. Ишегалдында зур табын корып, баянист чакырып, җырлашып, күңелле итеп уздырдык. Туганнарны җыйгач, нык рәхәт булды», – дип горурланып сөйләде Азат.
Авыл җанлы егетнең күңел түрендә йөрткән тагын бер хыялы бар әле. «Кеше яшәми торган җирдә яшисем килә, – ди ул. – Шунда урман, су булсын. Зур ихатада берничә ат, сыерлар, тавыклар асрап, үзең җитештергән чиста азык-төлек кулланып, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп яшисе килә», – ди көрәшче.
«Олимпия чемпионнарын күзәтеп барам»
Көрәшче дигәч, минем күз алдыма мәһабәт гәүдәле, мускуллары күренеп торган, матур тәнле, киң җилкәле кеше килеп баса. Азатның да үз өстендә эшләгән көрәшче икәне күренеп тора. Моның өчен ул көн режимын ничек бүлә соң?
«Биш ел буена көн саен диярлек иртәләремне һәм кичләремне спорт үзәгендә, тренировкаларда уздырам. Көрәшчеләр арасында мине «трудоголик» (эшчән) дип йөртәләр. Минем өчен беренче урында – дисциплина. Урамга чыгасы, дуслар белән очрашасы килә. Ә син тренировкаларга кереп китсәң, синең инде көчле режим башлана. Бар шундый көрәшчеләр: бик әзерләнми дә, тренировкаларга да йөрмичә ярышка килә дә җиңә. Кемдер хәйләкәр көрәшә, кемнеңдер техникасы яхшы, кемдер көч белән көрәшә. Мин интернетта, социаль челтәрләрдә Олимпия чемпионнарын күзәтеп барам. Аларның ничек шөгыльләнгәннәрен карыйм, өйрәнәм. Алар әле без кулланмаган, белмәгән күнегүләр эшлиләр. Мин дә шуларны үзләштерәм. Көндәлегемә язып барып, тренировкаларда кулланам. Иң мөһиме – төшенкелеккә бирелмичә, башкаларны да уздырып, тырышып эшләргә керек. Көрәшкә кергәндә дә: «Азат, син башкалардан күбрәк шөгыльләндең, син аларны җиңәчәксең!» – дим. Шуңа күрә, мин әле яшьмен, сәламәтлегем бар – тулысынча бөтен көчемне көрәшкә бирәсем килә. Яңадан «эх» димәс өчен, җиңә алганча җиңеп, матур итеп китәсе килә», – дип тәмамлады сүзен Азат.
Айсылу Бикмөхәммәтова
«Минем яраткан шәһәрем» бәйгесенә тәкъдим ителгән язма.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев