Көрәшче Азат Габдрәшитов: «Диетада утырсам да бер ризыктан баш тарта алмыйм»
Спортчы тренировкалары, туклануы турында сөйләде.
Бүген "Шәһри Чаллы" редакциясенә кунакка билбаулы һәм татарча милли көрәш буенча спорт мастеры, чемпион Азат Габдрәшитов килде. Туры эфирда ул 16 февральдә Казанда үтәчәк Муса Җәлил исемендәге турнирга әзерлеге, тренировкалары турында сөйләде.
- Нәтиҗә тренердан торамы, үзеңнән генәме?
- Күпчелеге тренердан торадыр. Читтән яхшырак күренә бит. Аннары үзеңнән тора. Алдый, ялкаулана да аласың, әйткәне эшли дә аласың, арттырып та эшләргә мөмкинсең. Минем девизым – сан сыйфатка әйләнә. Шулай шөгыльләнәм.
- Махус тукланасыңмы?
- Мөһим турнирлар алдыннан авырлыкны “куарга” ягъни киметергә туры килә. Әйтик, мин, гадәттә 97 килограмм, ә әйтик, Муса Җәлил турнирына 90 килограмга калуны максат итеп куям. Тормыш иптәшем Фирүзә –диетолог, ул миңа махсус диета буенча ашарга әзерли. Аксымлы ризыкларга күчәм, аннары граммлап ашавымны киметәм, аннары мунчада тирләп тә авырлыкны киметәм.
- Иптәшең сине ярышларга әзерләү өчен диетологка укыдымы?
- Юк, бөтен гаиләбез сәламәтлеген уйлап. Дөрес ашаганда рәхәт, җиңеллек тоясың, үзеңне яшәргән кебек хис итәсең. Тазарганда селкенәсе дә килми бит ул.
- Ә «ярамаган” өчпочмак бәлешләрне яратасыңмы?
- Өйдә әзерләнгән булса, әлбәттә.(елмая).
Азат Габдрәшитов белән тулы әңгәмәне тиздән «Шәһри Чаллы»дан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев