Көрәшчеләр Сабантуйга әзерләнә
«Хәзер аларның «урак өсте», - ди тренер Илгиз Шәмсевәлиев.
Чаллыда «Профит» компанияләр төркеме бүләкләренә Кама төбәге районнары һәм шәһәрләрендә яшәүче спортчылар арасында грек-рим көрәше һәм көрәш фестивале үтте.
Бу, үзенә күрә, Сабантуй алдыннан әзерлек ярышлары, ди спортчылар. Биредә 2007-2008 һәм 2009-2011 елгы көрәшчеләр катнашты. «Витязь» спорт клубына йөзләгән спортчы килде. Очрашу ике өлештән торды: ул көнне БДИ тапшыру сәбәпле, 17-18 яшьлек егетләр төштән соң ярышты.
Бәйгеләр башланыр алдыннан егетләр белән сөйләшеп алдым. Чаллыныкылар, хуҗа буларак, башкаларны каршылый, исәнләшә. «Без әзерләндек, җиңәбез, «Витязь» клубында бөтен шартлар бар», – диләр алар бертавыштан. Зәйдән килгән Руслан Винц үзенең авылында мондый шартлар булмавын әйтеп үтте: «Тренер күрше авылда гына, шөгыльләнергә шунда йөрим. Үземне чыныктыру өчен көн саен йөгерергә тырышам, биек тауга биш тапкыр ашыкмый чабып менәм, чабып төшәм».
Минзәлә командасын алып килгән тренер Рәмзил Бәдриев та «Витязь» клубын мактап үтте, яшь чагында ул үзе дә биредә шөгыльләнгән. Көрәштә авылданмы, шәһәрдәнме, нинди милләт булуына да карамый, бары тик шөгыльләнгән кеше генә җиңә, ди ул. «1991-1996 елларда мин Чаллыда физкультура институтында көрәш буенча тренерлыкка укыдым. Дүрт ел Чаллы өчен көрәштем, беренче өчлектән төшмәдем, көрәш буенча спорт мастеры. Хәзер 51 яшь тулды инде миңа, үзем көрәшмим, көрәшнең ямен бетерәсем килми, анда яшьләр булырга тиеш. Укып бетергәннән бирле тренер булып эшлим, минем белән укыганнарның күбесе спорттан китте. Ике ел элек Минзәләдә капиталь ремонттан соң көрәш залы ачылды, бөтен районнан 90лап бала йөри».
Чаллының көрәш буенча баш тренеры, бәйгедә баш хөкемдар Илгиз Шәмсевәлиев белдерүенчә, көрәшчеләрнең каникулы да кыска, алар җәй буе ял итмәячәк. Хәзер аларның «урак өсте» дисәк тә була, егетләр Сабантуйга әзерләнә. «14 июньдә Чаллы Сабантуе була, аннары Казанныкына җыенабыз. Бу атнада милли бәйрәмебез авыллларда уза, шуңа бу көннәрдә тренировкалар гел тукталып тормый. Июльдә өч атна тирәсе ял итәбез, аннан сборлар башлана. Ял иткәндә дә без көрәшчеләргә индивидуаль биремнәр биреп җибәрәбез, үзләре дә белә».
Тренер белдерүенчә, бу ярышка һәркем җиңәм дип килгән. Көрәшчеләр көчле, республика буенча беренче урыннар яулаганнар да бар.
Нәтиҗәләр
15-16 яшьлекләр арасында:
45 кг авырлыкта
1 урын – Заһриев Ранил, Виктория мәктәбе;
2 урын – Нургатин Адель, Актаныш;
3 урын – Гайфетдинов Ислам, Алабуга; Аничин Владислав, Алабуга.
50 кг авырлыкта
1 урын – Харисов Нурсәет, «Витязь»;
2 урын – Әхмәтҗанов Ислам,«Витязь»;
3 урын – Шәңгәрәев Илназ, «Витязь»; Рузибоев Тимур, Актаныш.
55 кг авырлыкта
1 урын – Мәхмүтов Салават, «Витязь»;
2 урын – Салихов Фаяз, Актаныш;
3 урын – Мөхәммәтов Рәзил Актаныш, Кожемякин Вадим, Зәй.
60 кг авырлыкта
1 урын – Шәмсиев Ильяс, Актаныш;
2 урын – Габдрахманов Самат, «Витязь»;
3 урын – Маврин Тимур, Зәй, Харисов Эмиль, «Витязь»
65 кг авырлыкта
1 урын – Галимов Билал, Алабуга;
2 урын – Гаврилов Станислав, Алабуга;
3 урын – Сафин Илдан, Минзәлә, Сәйфуллин Рәдис, Әлмәт
70 кг авырлыкта
1 урын – Юнзель Егор, Минзәлә;
2 урын – Минзаетдинов Руслан, Алабуга;
3 урын – Фәезханов Ранэль, «Витязь», Фазуллин Данияр, Актаныш.
80 кг авырлыкта
1 урын – Фәсхетдинов Эмиль, «Витязь»;
2 урын – Мөхәммәтҗанов Әхмәт, «Витязь»;
3 урын – Винц Руслан, Зәй; Хафизов Низам, «Витязь».
80 кг +
1 урын – Горбунов Ярослав, «Витязь»;
2 урын – Шәйдуллин Илназ, Зәй;
3 урын – Миңнегалиев Рүзәл, «Виктория»; Петров Александр, Зәй.
2007-2008 елгылар арасында:
55 кг авырлыкта
1 урын – Сибгатуллин Фаяз, «Витязь»;
2 урын – Мәхмүтов Булат, «Витязь»;
3 урын – Сибгатуллин Хәсән, «Витязь», Галиев Дафил, «Витязь».
60 кг авырлыкта
1 урын – Шәвәлиев Азат, «Витязь»;
2 урын – Мөхәммәтов Рамазан, «Витязь»;
3 урын – Таһиров Дамир, «Витязь», Исламов Рүзәл, «Витязь».
65 кг авырлыкта
1 урын – Лукьянов Артур, «Витязь»;
2 урын – Харрасов Ильмар, Актаныш;
3 урын – Әхмәтҗанов Радмир, «Витязь», Шәйхетдинов Эмиль, Зәй.
70 кг авырлыкта
1 урын – Уразбахтин Эмиль, «Витязь»;
2 урын – Могыйнов Рүзәл, «Витязь»;
3 урын – Дәүләтбаев Салават, «Витязь», Шакирҗанов Рөстәм, «Витязь».
80 кг авырлыкта
1 урын – Мәрдәнов Илдус, «Витязь»;
2 урын – Латыйпов Динар, Минзәлә;
3 урын – Әбделманов Ленар, Зәй; Черевов Роберт, Түбән Кама.
90 кг авырлыкта
1 урын – Хәсәнов Әмир, «Витязь»;
2 урын – Шәфигуллин Кәрим, «Витязь»;
3 урын – Сәитганиев Камаретдин, Актаныш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев