Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көрәшчеләргә – акчалата бүләкләр - ФОТОЛАР

Казанда Муса Җәлил истәлегенә үткән көрәш турнирында Чаллы көрәшчеләре командалар арасында 2нче урынны яулаган иде. Җиңү белән кайткан көрәшчеләрне шушы көннәрдә Чаллының М.Бибишев исемендәге «Витязь» спорт мәктәбендә бүләкләделәр.

– Иң беренче чиратта барыгызга да лаеклы, матур, дәрәҗәле көрәш күрсәтүегезгә рәхмәт әйтәм! Чаллы командасы, чыннан да, бер баш өстен булды. Безнең бер-беребезне саклап, яклап торуыбыз әллә каян күренеп торды. Иң мөһиме: травмалар булмады. Сез – олы профессионаллар! – диде Чаллының татарча көрәш федерациясе рәисе Айдар Нәҗмиев.

Бүләкләү тантанасында көрәш федерациясенең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин, «Витязь» спорт мәктәбе директоры Артур Фролов та бар иде. Алар шулай ук көрәшчеләр турында матур сүзләр әйттеләр, лаеклы көрәш күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерделәр. 

– Казанның «Ак барс» көрәш сараенда Чаллыдан килгән җанатарлар да күп иде. Муса Җәлил истәлегенә уздырылган көрәш турнирында 12 тапкыр җиңгән Айрат Гыйлаев та безнең белән булды. Бу ярышлар узгач, әле күбебез атнадан артык тавышсыз йөрибез. Чөнки бөтен көч, тавыш, энергия ярышта кала. 60нчы тапкыр уздырылучы бу турнирның юбилей кубогын Чаллыга алып кайтасы килгән иде, безнең командага беренче урын алыр өчен 2,5 очко гына җитмәде. Димәк, тагын да ныграк шөгыльләнергә кирәк! – диде көрәш федерациясенең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин. 

– Шөгыльләнү җитмәде кебек! Барысы да әйбәт бара иде, тренировкаларның артык әз булуы комачаулады димме... Көндәшләрем –Теләчедән Ринас Кәлимуллин белән дә, Лаештан Рәнис Галимуллин белән дә бил алышкан бар иде. Җиңгәнем дә бар иде! Нәрсә булганын, дөресен генә әйткәндә, үзем аңламый калдым. Ярый, җиңелдем дип кул кушырып утырып булмый! Алда җиңүләргә ирешергә язсын, – дип үз кичерешләре белән уртаклашты көрәшче, 85 килограмм авырлыкта бил алышкан һәм 3нче урынга чыккан Азат Габдрәшитов. 

– Мин дә олы өметләр баглап барган идем. Май аенда көрәш буенча Татарстан чемпионаты була. Хәзер бөтен көчкә шуңа әзерләнәбез, – ди 100 килограмм авырлыкта көрәшеп, 2нче урынга чыккан Эльдар Хәмитов.

Спортчыларның һәрберсенә, шулай ук тренерлары Илгиз Шәмсевәлиев белән Илнур Хәйбуллинга көрәш федерациясе исеменнән акчалата премияләр тапшырылды. Беренче урынга – 100 мең сум, икенче урынга – 70 мең, өченче урын өчен 50 мең сум. Хәтта 6-7нче урын алучы ир-егетләргә дә акча белән конверт бирелде. 

– Безнең эшне күрә белеп, һәрдаим булышлык күрсәткән Чаллы шәһәре хакимиятенә, шәхсән мэр Наил Мәһдиевка, Чаллы көрәшчеләрен үз канаты астына алган төп иганәчебез – ТР Дәүләт Советы депутаты, «Профит» компанияләр төркеме генераль директоры Марсель Мингалимовка аерым рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алар көрәш өчен җан ата, спортчыларыбыз турында да һәрдаим кызыксына, – диде татарча көрәш федерациясе рәисе Айдар Нәҗмиев. 

/ Гөлия Ибатуллина фотолары 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев