Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Корбан гаете Татарстанда ничек узачак?

20 июльдә, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен һәм корбан чалу урыннарын билгеләде.

Бу уңайдан Татарстанның барлык мәчетләрендә Корбан гаете намазын кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. (Мисал өчен, 20 июль көнне кояш башкалабыз Казанда 03.27 сәгатьтә чыга). Башкала мәчетләрендә корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

02.30 – иртәнге намаз;

02.45-03.30 – Коръән укылу;

03.30-04.00 – гает вәгазе укылу;

04.00 – гает намазын уку;

04.05 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

04.30 – корбан чала башлау.

Казан шәһәрендә корбан чалу 16 урында башкарылачак. Республиканың башка зур шәһәрләрендә махсус урыннар мөхтәсибәт белән килештерелә.

Корбан нисабының күләме - 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Көмешнең сумнардагы бәясен Корбан нисаын үтәргә ниятләгән көнне Россия Үзәк банкы сайтында карарга була.

Чыганак http://dumrt.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корбан