Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коръәнне акчага укырга ярыймы?

Коръән укыган һәм аңа өйрәткән кеше, иң беренче чиратта, Аллаһның ризалыгын һәм савап алу турында уйларга тиеш. Бу яктан караганда, Коръән укыган кеше ниндидер түләү турында уйларга тиеш түгел, ә Коръән укуны сораган кеше, үз чиратында, аны укыган кешегә хөрмәт күрсәтеп, аны тиешенчә бүләкләүдә саранланмаска тиеш.

Коръән уку, хәтем кылу – гыйбадәтнең бер төре булып тора. Андый эшләрдә нинди дә булса түләү алынырга тиеш түгел. Бу – гыйбадәт кылуның төп принцибы. Ләкин имам, мәэзин, вәгазьче һәм Коръәнгә өйрәтүче (һәр мөселманның бурычы булмаган вазыйфаларны башкаручылар) бу кагыйдәдән искәрмә булып торалар. Бу вазыйфаларны түләүсез башкарырга әзер булучылар бик аз калу сәбәпле, аларны түләүле итү традициясе барлыкка килә. Коръән укыган өчен нинди дә булса түләү алуны күп кенә фикыһ галимнәре тыелган гамәл дип исәпләгәннәр. “Шәрхел-Һидая” китабы авторы Таҗушшария: “Түләү алып  Коръән укыган вакытта аны укыган кешегә дә, мәрхүмгә дә бернинди дә  савап булмаячак”, – ди. “Әл-Биная фи-шәрхигел-һидая” дигән китабында ул болай дип яза: “Коръән укыган өчен түләү алган кеше – гөнаһлы кеше була”.

Габдрахман бине Шибел (Аллаһ аңардан риза булса иде) тапшырган хәдистә  Пәйгамбәребезнең  (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булса иде) мондый сүзләре китерелә: “Коръән укыгыз, ләкин аның өчен түләү алмагыз ...”. Бурайда (Аллаһ аңардан риза булса иде) Аллаһ Рәсүленең (с.г.в.) шундый сүзләрен тапшыра: “Кем дә кем Коръән укый һәм моның өчен ниндидер түләү ала, ул Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршына йөзен югалткан килеш торып басар”.
Шуның белән бергә фикыһ буенча кайбер галимнәр Коръән уку өчен ниндидер түләү алу – рөхсәт ителгән гамәл дип исәплиләр. Алар Габдулла бине Габбас (Аллаһ аңардан риза булса иде) тапшырган хәдистән чыгып шундый фикергә килгәннәр. Ә ул хәдистә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): “Сез түләү ала алган вазыйфаларның рөхсәт ителгәне – Коръән уку булыр”, – ди. Бер-ике мисал китерик. Хәнәфи мәзһәбенең фикыһ белгече Фәхреддин Казыхан шундый фәтва чыгарган: “Борынгы заманнардан бирле казна хафизларга акча бүлә торган булган, халык Изге Коръәнгә карата зур кызыксыну күрсәткән.  Аннан соң хөкүмәт бу тема белән кызыксынмый башлаган һәм халыкта да мондый кызыксыну сүнгән. Коръән укыган һәм аңа өйрәткән өчен түләү алуга юл ачмыйча, Коръәннең әһәмияте кимер дип шөбһәләнеп, кешеләр аның өчен түләү алу рөхсәт ителгән эш дип исәпли башлаганнар”.  “Әл-Фәтавагел-Һиндия” хезмәтендә болай дип әйтелгән: “Коръән укыган өчен түләү алу турында чыгарылган фәтва автономияле булып тора”. Димәшкъ мөфтие Мәхмүд Хәмзә дә Коръән укыган өчен ниндидер түләү алу мөмкин дип исәпләгән һәм бу турыда “Рафугел-гышава ән җавази әхзигел-уҗрати алягет-тилава” исемле хезмәт язган.

Чыганак: Шәхри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X