Коробченко ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко Татарстан вице-премьеры — ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Бүген Коробченконы коллективка Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.
Элек ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы булган Альберт Кәримов Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары итеп билгеләнде.
Фото: rost.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев