Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирус әнисе белән кызын алып китте

20 июньдә шәһәребездә, озак еллар КФУда эшләгән педагог, аннары ТИСБИда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын башкарган Ләйлә Габдуллинаны соңгы юлга озаттылар. Безнең мәгълүматлар буенча ул коронавирус инфекциясен җиңә алмаган.

“Ләйлә ханым белән аларның өендә, Батухан абыйның вафатына 2 ел тулу уңаеннан, коръән ашында очрашкан идек. Ләйлә Батухановна чирләбрәк торганга, кешеләрдән читтә генә йөрде. 10 июньдә Наҗия апа белән икесен йогышлы авырулар хастаханәсенә салганнар. Ләйләнең үпкәләре 35% зарарланган, сатурациясе – 90. Әнисе шул ук хастаханәдә 14 июньдә вафат булган. Тромб инфарктка китергән. 20 июньдә Ләйлә үзе дә мәңгелеккә күзләрен йомды. Кызганыч, алар коронавирус инфекциясенең барлыгына ышанмаган иделәр. Шәһәрдәшләр шуны аңласын иде: мин табиб һәм таҗлы вирустан үлә язган кеше буларак, бу афәттән бары тик вакцина ясатып кына котылып була дигән фикердә калам. Кешеләр һаман да бу чирнең куркыныч икәнлеген аңламыйлар, аның барлыгына ышанмыйлар. Шуның аркасында аяныч хәлләр кичерәләр. Без гаиләбез белән чирләдек. Аллаһка шөкер, табиблар ярдәме һәм үзебезнең тырышлык белән бу чирне җиңдек. Хәзер сакланып кына йөрибез. Кеше күп булган җирләргә бармыйбыз”, - ди лаеклы ялдагы табиб, Ләйлә Батухановнаның гаилә дуслары Галимҗан Зарипов.
Ул шәһәрдәшләрне коронавируска каршы вакцина ясатуга җитди карарга чакырды. “Полиамелит, чума, дифтерия, грипп һәм башка эпидемияләрне вакциналар белән генә җиңдек. Вакцина чирне массакүләм таралудан туктата ала. Берьюлы меңнәрчә кеше чирләсә, хастаханәләрдә урыннар да, аларны дәваларга табибларның көче дә, мөмкинлекләре дә җитмәячәк. Чаллыда халыкның 70%тан артыгы коронавирус белән авырды, аларның антитәнчекләре көзгә кадәр бетә. Шуңа күрә сентябрьгә кадәр, вакцинаны ясатырга кирәк”, - диде ул.
Аның әйтүенчә, Төркиядә 30 яшьтән узган кешеләргә корнавирустан вакцинаны мәҗбүри ясауларын әйтте.

Фото: ВК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус