Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирус ризык аша йогамы?

Эпидемиологлар гомум туклану урыннарында әзерләнгән азыкны тикшергән.

Кафе-ресторанда ризык аша коронавирус йоктыру ихтималы бик аз, дип белдергән “Роспотребнадзор”ның Эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының молекуляр диагностика үзәге эксперты Михаил Лебедев. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

"220 мең пробаның 321ендә коронавирус ачыкланган, ягъни 0,15 процентка якыны, шул ук вакытта азык-төлектә ул ачыкламаган", - дип хәбәр иткән Лебедев.

Белгеч әйтүенчә, җәмәгать урыннарында зарарлану куркынычы ешрак профилактика чараларын бозу — социаль дистанцияне үтәмәү, битлекләр булмау, начар гигиена аркасында килеп чыга.

"Зарарлану булмасын өчен "Роспотребнадзор"ның барлык таләпләрен үтәү мөһим", - дип ассызыклады белгеч.

Элегрәк “Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попова күпчелек очракта кешеләр транспортта коронавирус йоктыруын ассызыклаган иде.

Фото:ria.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус