Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирусның «омикрон» штаммы таралу сәбәпле, Чаллыда күмәк чаралар кичектерелде

Наил Мәһдиев мэрия хезмәткәрләре арасында да авырулар саны артуын билгеләп үтте.

Чаллыда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 2,5 тапкырга артуы аркасында күмәк чаралар уздыру чикләне. Чаллы шәһәренең баш санитария табибы Илгизәр Бариев аппарат киңәшмәсендә массакүләм чараларны киметергә тәкъдим итте.
«Күмәк чаралар уздыруны минимальләштерү — республиканың оператив штабы таләбе. Тенденция әлегә кимеми, амбулатор-поликлиникаларга һәм ашыгыч ярдәм хезмәтләренә йөкләнеш югары. Бу хакта ял көннәрендә поликлиникаларда булган рейдлар сөйли. Бүген Чаллыдагы медицина челтәренә йөкләнеш бик югары саклана», — диде Бариев Чаллы мэры Наил Мәһдиевка мөрәҗәгать итеп.
Әлегә барлык муниципаль учреждениеләр күмәк чараларны гамәлдән чыгардылар. Мәһдиев Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтне муниципалитетка буйсынмаган эшмәкәрләргә һәм учреждениеләргә дә йогынты ясарга чакырды.
«Барлык күзәтчелек-контроль органнары белән бергә эшләргә кирәк. Муниципалитетта биналарда барлык массакүләм чаралар әлегә үткәрелми. Без мәдәният, спорт идарәләре, башка учреждениеләр белән гражданнар, бигрәк тә балалар күп җыела торган мәдәният йортларында, үзәкләрдә чараларны кичектереп торырга килештек», — диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.
«Шуңа күрә муниципалитетка буйсынмаган оешмаларга игътибар белән карагыз. Коммерция структуралары, башка оешмалар бар. Аларга бу чараларны билгеле бер вакытка кичектереп торырга киңәш итәргә кирәк. Авыручылар арта», — дип сөйләде ул.
Наил Мәһдиев мэрия хезмәткәрләре арасында да авырулар саны артуын билгеләп үтте. «Чир җиңелрәк уза, ләкин бу тынычландырмый. Югары температура, ютәл, тамак авырту — без һәркемгә мәгълүм симптомнарны күрәбез. Безнең белән бергә эшләгән хезмәттәшләр больничныйга китәргә мәҗбүр. Әлегә авыручылар артуы фаразлана», — диде шәһәр башлыгы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: роспотребнадзор коронавирус