Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирусның беренче билгеләре үзгәргән

Чир йоктыручыларның хәзер ис-тәм сизмәүдән зарланмый. Көчле ютәл һәм томау төшү дә булмаска мөмкин.

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны 100дән арткан. Бу 10 июньнән башлап иң күп сан, дип хәбәр итә стопкоронавирус.рф порталы.

Өстәвенә белгечләр көзен COVID-19 инфекциясенең яңа дулкыны киләчәк дип фаразлый.  Табиб-терапевт Алексей Жито Медикфорум хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, коронавирусның беренче билгеләре дә үзгәргән. Аның сүзләренә караганда, чир йоктыручыларның хәзер ис-тәм сизү үзлеге югалмый икән. Көчле ютәл һәм томау төшү дә булмаска мөмкин.

Хәзер коронавирус инфекциясе тән температурасы кисәк күтәрелүдән һәм бил турысы, тулаем тән авыртудан башлана. Моннан тыш баш, күзләр авырта. Авыру шушы билгеләр белән генә дә табибка күренергә мөмкин. 

Чирнең икенче-өченче көнендә тамак бик каты авырта башлый. Көчле авырту хәтта ашарга да ирек бирмәскә мөмкин. Өченче яки дүртенче көннән күкрәк читлегендә авырту билгеләре сизелә. Әмма ул элекке коронавирустагыга караганда тизрәк бетә. Шулай ук бераз гына коры ютәлнең дә булуы бар, дип аңлатып үткән Жито.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус