Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирустан үлгәннәр өчен махсус табутлар сатуга чыккан.

Пыяла капкачлы табутта җирләячәкләр

Мәскәүдә сатуга коронавирустан үлгәннәрне җирләү өчен махсус пыяла капкачлы табутлар чыккан. Алар кешеләр якыннарын традицион рәвештә соңгы юлга озата алсын өчен эшләнгән.

“Ритуал” бюджет оешмасына сылтама белән “РИА Новости” хәбәр итүенчә, мондый табутта төп капкач астында пыяладан ясалган махсус капкач куелган. Ул ачылмаслык итеп, һәрьяклап герметик ныгытылган.

Мондый технология кешеләргә мәрүм булган туганнарын күрү, аның белән традицион хушлашу мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта тантана вакытында капкачны ачу кебек ниятләрдән сакланырга да ярдәм итә.

Җирләү вакытында гражданнар дистанцияне үтәргә, битлекләр һәм перчаткалар кулланырга тиеш.

Фото:moscow.sm-news.ru

 

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус