Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Короновируска каршы антитәнчекләр икенче вакцинациядән соң гына формалаша

Беренче инъекциядән соң вируска каршы иммунитет җитәрлек булмый

Яңа коронавирус инфекциясенә антитәнчекләр "Спутник V" вакцинациясенең икенче фазасыннан соң гына эшкәртелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

"Без сезнең белән вакцинациянең 21 көн буена ике этапта узуын истә тотарга тиеш. Һәм антитәнчекләр бездә икенче этаптан соң барлыкка килә», - диде спикер.


Владимир Жаворонков аңлатканча, беренче фазадан иммунитетны вирустан саклар өчен антитәнчекләр җитәрлек булмый.

"Организм икенче этаптан соң вакцинация нәтиҗәсендә чагыштырмача якланган була", - дип өстәде министр урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев