Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коткаручылар бозга керүнең куркыныч булуы турында кисәтә

Бер кеше бозга керсен өчен, аның калынлыгы кимендә 7 см булырга тиеш

Казанда 4 профилактик төркем оештырылды, алар боз кату чорында Казансу елгасында иминлекне күзәтәчәк. Коткаручылар халыкны бозга чыгудан тыелырга чакыра. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, узган өч тәүлек эчендә профилактик рейдлар уздырганда йөздән артык белешмә таратылган, 5 күрсәтмә чыгарылган. Халыкка мәгълүмат җиткерү дәвам итәчәк.

Хәзерге вакытта Казанкада боз калынлыгы 6 см тәшкил итә.

Бозның куркынычсыз калынлыгы бер кеше өчен кимендә 7 см, шугалак төзү өчен 12 см һәм аннан да күбрәк, җәяүле кичү өчен 15 см һәм аннан да артыграк, автомобильләр йөрү өчен 30 см булырга тиеш, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев