Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ковид-койкалар арта

Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итүенчә, шәһәрдә коронавирус белән хәл киеренке.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең  2 749 очрагы теркәлгән. 
«Тенденция кимүгә таба түгел. РФнең төрле субъектларында яңа очраклар саны артуны исәпкә алып, хәзер без ОРВИ һәм коронавируска шик булучы пациентлар арткан очракта, резерв койкалар санын арттыру турында уйлыйбыз», - дип билгеләп үтте Александр Николаев.
Роспотребнадзор белгечләре Чаллыдагы күңел ачу объектлары эшчәнлегенә контрольне көчәйтте. 
– Мөрәҗәгать итүчеләр саны арту сәбәпле, без кинотеатрларда, театрларда, концерт залларында, сәүдә үзәкләрендә, кафе һәм рестораннарда эпидемиягә каршы чараларның үтәлешен тикшерүне көчәйтергә мәҗбүр булдык, - ди шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев.
Узган атнада ике «Магнит» кибетендә (иртәнге фильтр, дезинфекция чаралары юк), Кама «Металлокровля» заводында, 55 нче мәктәп базасындагы мәктәп яны лагерында санитар кагыйдәләрне бозу очраклары ачыкланган.
Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Вакцинаның беренче компонентын 55 763, икенче компонентын - 43 175 кеше алган.
“Вакцинация – шәһәрдә күмәк иммунитет барлыкка килү өчен бердәнбер юл.  Россия Федерациясенең күп субъектларында нинди хәлләр булганын күреп торабыз. Бу хәл безгә дә килергә мөмкин. Шәһәребез ачык, КАМАЗ эшли, безгә командировкаларга килүчеләр күп. Безнең аша М7 трассасы уза. Хезмәттәшлек элемтәләрен дәвам итәчәкбез. Тик беренче чиратта, кешеләр сәламәтлеге булырга тиеш. Икътисад та соңгы чиратка калырга тиеш түгел. Сәнәгать шәһәрендә эшне туктата алмыйбыз”, – дип ассызыклады шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 
Чаллылылар прививканы шифаханәләрдә һәм «Омега» сәүдә үзәгендә ясата алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус

2
X