Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ковидтан соң тормыш: коронавирус инфекциясе белән авырган чаллылыларның реабилитациясе ничек уза

COVID-19 белән авырган чаллылылар өчен сәламәтлекне торгызу өчен шартлар тудырылган. Сәламәтләндерү процедуралары 7 нче поликлиниканың амбулатор реабилитацияләү бүлегендә оештырылган. Чаралар стационардан чыккач 14 көннән соң үткәрелә башлана. Ел дәвамында 600дән артык кеше сәламәтләндерү дәвалавын узды.

Чаллылылар сәламәтләндерү өчен юлламаны участок терапевтыннан алалар. Монда башка поликлиникаларга беркетелгән пациентларны да кабул итәләр.
Пациентларга дәвалау гимнастикасы, бассейнда шөгыльләнү, кан циркуляциясен яхшырту һәм үпкәләрне торгызу өчен күкрәк читлеге органнарының массажы, шулай ук физиологик дәвалау тәкъдим ителә.
– Пациентлар, нигездә, сулыш кысылуына, хәлсезлеккә, буыннар авыртуына, вегетатив нерв системасының төрле халәтләренә зарланалар, – дип сөйли табиб-реабилитолог Айгөл Джумабаева.
- Реабилитацияне билгеләр алдыннан, терапевт барлык пациентларның да йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системаларының функциональ торышын бәяли. Нәтиҗәләргә таянып, без сәламәтлекне торгызу чараларын билгелибез, алар арасында физик чыдамлыкны, мускулларның зәгыйфьлеген, сулыш системасын торгызу.
Физиологик дәвалау - ковидтан соң сәламәтлекне торгызу этапларының берсе. Моның өчен уникаль дәвалау җиһазлары кулланыла - Mantis итальян аппараты, аның ярдәмендә массаж үткәрелә. Процедура кан агымын һәм алышыну процессларын яхшырта, иммун системаны стимуллаштыра, шулай ук тоташтыргыч һәм мускул тукымасын регенерацияләргә ярдәм итә.
Булат һәм Римма Мирзануровлар коронавирус инфекциясе белән бер вакытта авырыйлар һәм авырудан соң озак вакыт дәвамында сәламәтлекне торгызу таләп ителә дип билгеләп үтәләр: «Бирегә килгәч, сулау авыр иде, хәзер иркен сулыйбыз һәм үзебезне яхшы хис итәбез. Барлык процедуралар да безгә ошый, файдасы бар».


Реабилитация кысаларында пациентларга кирәк булганда психологик ярдәм дә күрсәтелә.
«Бездә психолог та бар. Беренчел консультацияләр барышында дәваланучылар психолог белән дәресләр уза. Әгәр пациентка психолог ярдәме кирәк булса, аның белән индивидуаль шөгыльләнәләр», – дип аңлатты Айгөл Джумабаева.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: короновирус