Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кояшта артык кызынсагыз, нишләргә?

Җәйге эссе көннәрдә spf кремнар сезнең иң тугры дусларыгызга әйләнергә тиеш. Кояш инде артык кыздырмый, кремнарның да кирәге юк дип уйлау – бер дә дөрес түгел. Кояш болытлар арасына кереп китсә дә, аның кеше тәненә йогынтысы булмыйча калмас. Пигментлар – бер бәла булса, кояшта пешү – анысы тагын бер куркыныч афәт.

Халыкның күпчелеге диңгез буена бронза төсендәге тән каралуы өчен бара дисәк тә, бер дә ялгыш булмас. Ләкин “шоколад” төсендәге каралу урынына “кызыл кысла”га әйләнеп куйсаң?! Кояшта пешенүне ничек ачыкларга соң?
Кояшта пешенүнең симптомнары:
* Тән төсе кызыл яисә шәмәхә төскә керә;
* Тән кызулана;
* Тәннең кайбер өлешләре кызыша башлый һәм тиеп китү белән авырта;
* Тән кабара башлый яисә тимгелләр барлыкка килә;
* Тәндә кабарып тора торган шарчыклар барлыкка килә һәм алар тиеп китү белән авыртып шартлыйлар;
* Тәннең өске катламы куба башлый. 
Әгәр дә эссе кояш астында торганнан соң, 2-6 сәгать вакыт үткәч, язып үтелгән симптомнар барлыкка килсә, димәк, сезгә кызынуны туктатырга дигән сүз. 24-48 сәгать вакыт узганнан соң, тагын да начаррак булуы ихтимал. Сак булыгыз!
Җиңел формадагы пешү тәндә 3-5 көннән соң бетәр, уртача формадагысы – атна дәвамында тәнне авырттырып торырга мөмкин, ә авыр формадагысы 2 атна дәвамында тәнне сызлатып торырга сәләтле. Монда табибның да киңәшләре кирәк булачак. 
Куркыныч зонага кемнәр керә соң:
* Тәннәре ачык төстә, сипкелләр һәм җирән яисә ачык чәчләре булганнар;
* Солярийлар белән артык мавыгучылар;
* Кояш артык кыздыра торган вакытта урамда йөрергә яратучылар. 
Сәламәт булыгыз! 

Гөлия Ибатуллина.

Фото: islamdag.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аномаль жара