Күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр бушлай туклана
Яңалыклар тасмасы

Күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр бушлай туклана

Депутатлар өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларны мәктәптә бушлай тукландыру турында карар кабул иткән иде. Чираттагы сессиядә бу мәсьәләгә шәһәр мэры Наил Мәһдиев аңлатма бирде.

«Күп балалы гаиләләрдәге балаларны түләүсез туклану белән тәэмин итү турында карар кабул иттек. Моның өчен  – 82 млн. сум акча тотыла. Узган елдан башлап мәктәпләрне террорчылыктан саклау белән актив шөгыльләнәбез. 200 млн сумга  уку йортларын койма белән әйләндереп алуга, видеокүзәтү һәм хәбәр итү системалары белән җиһазландыруга юнәлдерелгән. Бу максатларга тагын 600 млн сум кирәк. Өстәмә акчаларны үзебез эшләдек», – диде ул. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев