Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күренекле композитор Ганс Сәйфуллин вафат

76 яшендә танылган композитор, баянчы Ганс Сәйфуллин вафат булды. Ул 400ләп инструменталь пьеса һәм популяр җырлар иҗат итте. "Туган авылым урамы", "Акбуз атым", "Җәйге урман", "Миләүшә", "Карап калам кошлар артыннан", "Курәсем килгән иде", "Бәхет дагасы" һәм башка татар халкы яратып җырлаган җырларның авторы, танылган композитор, баянчы Ганс Сәйфуллин вафат. Ганс...

76 яшендә танылган композитор, баянчы Ганс Сәйфуллин вафат булды. Ул 400ләп инструменталь пьеса һәм популяр җырлар иҗат итте.

"Туган авылым урамы", "Акбуз атым", "Җәйге урман", "Миләүшә", "Карап калам кошлар артыннан", "Курәсем килгән иде", "Бәхет дагасы" һәм башка татар халкы яратып җырлаган җырларның авторы, танылган композитор, баянчы Ганс Сәйфуллин вафат.

Ганс Сәйфуллин 1941 елның 26 февралендә Татарстанның Баулы эшчеләр бистәсендә туа. Әтисе сугышта вафат була һәм ул әнисе тәрбиясендә үсә. Милләттәшләр сәхифәсе язуынча, 1954 елда Баулыда нефть таба башлагач, Татарстан хөкүмәте Акбуада (Баулыдан 5 чакрым ераклыктагы авыл) музыка мәктәбе ача. Ганс шушы мәктәпкә укырга керә.

1958 елда Сәйфуллин музыка мәктәбен тәмамлый һәм Казан шәһәренә юл тота. Шул ук елны Казанда Хөсәен Ямашев исемендәге мех берләшмәсенең Мехчылар клубына бию коллективына эшкә урнаша.

Иҗат эшчәнлеген Габдулла Тукай исемендәге филармониядә дәвам итә. Ганс Сәйфуллин җырчы Усман Әлмиев белән Урал һәм Себер якларында беренче сәфәрдә була. Соңрак җырчылар Зифа Басыйрова, Фәридә Кудашева, Разия Тимерханова, Венера Шәрипова һәм башкалар белән эшли.

1986-1988 елларда, Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләп алганнан соң, кабат филармониягә килә, Илһам Шакиров төркемендә эшли. Җырчылар Таһир Якуповка, Идеал Ишбүләковка, Эмиль Җәләлетдиновка һәм башкаларга баянда уйный.

Ганс Сәйфуллин күп илләрдә гастрольләрдә булган артист. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Монголиядә (1966), Туниста (1966), Италиядә (1978), Мальтада (1978), "Сорнай" фольклор ансамбле белән Төркиядә, Маҗарстанда, Романиядә, Австриядә, Бельгиядә, Болгарстанда, Германиядә чыгыш ясый.

1990 елдан башлап ул "Татар яшьләре җыены" җыр фестивален оештыручы да.

Сәйфуллин 400ләп инсрументаль пьеса һәм популяр җырлар яза, 3 җырлар китабы авторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев