Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күрмичә бәрдереп киткән

Казанда яшәүче 37 яшьлек ир-ат Алексеевск районындагы терлек комплексы территориясендә булганда, хезмәттәшләре белән бергә салам салынган төргәкләрне махсус саклагычка күчерү буенча эш башкара торган була.

Трактор йөртүчесе урында булмаган һәм ул, махсус техника белән идарә итү хокукы булмаган килеш, руль артына утыра. Ир-ат салам төргәкләре арасыннан берни күрмәс дәрәҗәгә килә, шул рәвешле 53 яшьлек хатынны бәрдереп китә. Хатын-кыз һәлакәт урынында алган җәрәхәтләрдән һәлак була. Ир үз гаебен таный. Әлеге эш буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгата.

Фото: lenta.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илдә көндә