Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күрәзәче 2021 елда Россиягә нәрсә юраган

Дөньяга киң билгеле искиткеч талантлы гипнозчы һәм күрәзәче Вольф Мессингның Россиягә, шул исәптән 2021 елга кагылышлы фаразлары күп.

Аның өчен икенче ватанына әйләнгән Россияне Мессинг бик яраткан. Күрәзәче сүзләренчә, 2021 елда “урыс дәүләте барлык дөньяга каршы торуын дәвам итәчәк”. Сәбәбе – Россиянең көньяк чигендәге кечкенә җир кисәге. Бу җирнең русиялеләргә күчүе дөнья конфликтына этәргеч булачак, барысы да Россиягә ачулы булачак – Мессингның фаразы шундый була.

Ул вакытта кешеләр ни хакта сүз барганын аңламый. Ә хәзер бик аңлашыла – Кырымның Россия Федерациясенә кушылуы дөнья күләмендәге конфликтның сәбәбе булды. Күрәзәче билгеләвенчә, инде бернинди авырлыклага да карамастан, бу җир беркайчан да Россия составыннан чыкмаячак.

Мессинг 2021 елда Россия өчен икътисади авырлыклар башланачагын фаразлаган. Медиум билгеләвенчә, аеруча гади кешеләргә авырга туры киләчәк. Икътисадны тергезү өчен илгә күп көч һәм вакыт кирәк булачак.
Барлык дөньяны яулап алган яңа авыру аркасында илләр арасындагы киеренке мөнәсәбәтләр тагын да кискенләшәчәк, дип билгеләгән күрәзәче.

Дөнья лидерлары “чума” таралуның гаеплеләрен эзли башлаячак. Россия өчен бу тагын икътисади тетрәнү булачак. Ләкин күрәзәче һәрвакыт Россиянең барлык авырлыкларны лаеклы җиңеп чыгачагын һәм бу ил халкы өчен тотрыклылык һәм иминлек вакыты җитәчәген кабатлаган.

Мессингның искиткеч төгәллек белән кайбер вакыйгаларны фаразлавы, алдан күрә алуы билгеле: СССРның 1945 елның 8 маенда Бөек Ватан сугышында җиңүен, Сталинның яһүдләр бәйрәме көнендә, 1953 елның 5 мартында үләчәген, СССР таркалуын (“20 елдан бу илнең эзе дә калмаячак”). Сталин улының гомеренә хәвеф янаганын сизеп, аны самолет белән очудан баш тарттыра, ә ул самолет фаҗигагә тарый. Күрәзәче үзенең үлеменең дә 1974 елда булачагын алдан әйтә.

Өченче бөтендөнья сугышын Мессинг фаразламаган, ләкин 21нче гасыр ахырында Россиянең АКШ һәм Кытай белән җитди конфликтка керәчәге турында кисәткән.

Күрәзәче әйтүенчә, киләчәктә Кытай көчле дәүләткә әйләнәчәк. 2021 елда Россиянең кайбер җирләре аңа күчәргә дә мөмкин. Ләкин тыныч юл беләнме, хәрби көч беләнме – билгесез. Советлар Союзы күрәзәчесе Россия белән Кытайның конфликты хәрбигә әйләнә калса, күп илләрнең каза күрәчәкләре хакында кисәткә

чыганак: Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фараз