Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ксения Собчак үз сәяси партиясен оештырырга җыена

Телевидениедә алып баручы Ксения Собчак 2018 елгы президент сайлавыннан соң сәяси партия оештырырга җыена. "Минем ролем - "Барысына да каршы" җөмләсе белән нәтиҗә күрсәткәннән соң зур хәрәкәт, фирка оештыра алырдай кеше роле. Әлеге партия соңыннан Дума сайлауларында катнаша алачак", диде Собчак "Дождь" телеканалында. Ксения Собчак сүзләренчә, ул сәясәткә җитди максатлар...

Телевидениедә алып баручы Ксения Собчак 2018 елгы президент сайлавыннан соң сәяси партия оештырырга җыена.

"Минем ролем - "Барысына да каршы" җөмләсе белән нәтиҗә күрсәткәннән соң зур хәрәкәт, фирка оештыра алырдай кеше роле. Әлеге партия соңыннан Дума сайлауларында катнаша алачак", диде Собчак "Дождь" телеканалында.

Ксения Собчак сүзләренчә, ул сәясәткә җитди максатлар белән килгән. "Әлеге сайлауларда алырга өметләнгән теләктәшлекнең зур уң хәрәкәт башлангычы булуын телим", ди ул.

Собчак Русия президенты вазифасына үз намзәтен чыгару турында октябрь уртасында хәбәр итте. Ул үзен "барысына да каршы" намзәт буларак күрсәтергә җыена. Аны "Гражданская инициатива" партиясе тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев