Күгәрчен ашаткан өчен штраф салачаклар
Яңалыклар тасмасы

Күгәрчен ашаткан өчен штраф салачаклар

Күпме?

Торак йортлар янында күгәрченнәрне ашату административ җаваплылыкка һәм 3 мең сумга кадәр штрафка китерергә мөмкин. Бу хакта юрист Ольга Ошкина хәбәр итә. 
Аның сүзләренчә, кошларның күпләп җыелуы санитария нормаларын бозарга, инфекцияләр таралу куркынычы тудырырга, территорияне пычратырга һәм кимерүчеләрне җәлеп итәргә сәләтле. Моннан тыш, күгәрченнәр автомобильләр, эскәмияләр һәм төзекләндерү элементларына зыян китерә ала.
«Әгәр хокук бозу системалы характерда булса һәм санитария нормаларын бозса, идарә итүче оешмага, Роспотребнадзорга яки полициягә мөрәҗәгать итәргә мөмкин», – дип ассызыклады юрист.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ штраф закон

Нет комментариев