Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кулсыз-аяксыз туган Вероника мюзиклга әзерләнә

«Үзеңә ышансаң - уңышка ирешәсең», - ди ул.

Чаллыда туып-үскән 26 яшьлек Вероника Лазарева язмыш сынауларын лаеклы рәвештә җиңеп, алга баруын дәвам итә. Кулсыз-аяксыз туган кыз картиналар ясый, синтезаторда уйный, үзе язган җырларны үзе матур итеп башкара да. Көндәлек тормыштагы бар эшләрне мөстәкыйль рәвештә үзе башкара. 

Шушы көннәрдә Вероника Лазареваның мюзиклда катнашуы билгеле булды.

– Мин бу чарада беренче тапкыр катнашам. Тыңлауларны уздым инде. Мюзиклда минем тавышка иҗат ителгән җырларны башкарачакмын. Әлегә мюзиклының кайчан куелачагы билгеле түгел. Бу вакыйганы дулкынланып көтәм, – дип сөйләде ул. 

Вероника Лазарева төрле бәйгеләрдә җиңә, Россия телеканаллары тапшыруларында катнаша, үзе дә хәйрия чаралары оештыра. Ул «Үзеңә ышансаң бәхетле дә буласың, уңышларга да ирешәсең» дигән девиз буенча, күпләргә үрнәк булып яши.

Фото Вероника Лазаревадан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: физик мөмкинлекләре чикле Вероника Лазарева #Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики