Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аяк-кулсыз туган Вероника тамашачыларын шаккаттыруын дәвам итә

Ул Бауман урамында концерт куя.

Аяк-кулсыз туган Чаллы кызы Вероника Лазерева тормышта үз урынын тапты дисәм дә хата булмас. Ул берничә ел Чаллының ятимнәр йортында тәрбияләнде. Шунда матур итеп җырлый башлады.

Аннары аны әнисе гаиләсенә алды. Вероника җырлау, рәсем ясау буенча төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңде. Синтезаторда уйный, җырлар яза. Сәяхәткә йөри.

– Бу җәйдә Россиядә, Казанда, Чаллыда гаиләм белән ял иттем. Туган шәһәрем Чаллыда сеңелемнең балалары белән бергә ял иттем. Аның балалалары белән ялларны күңелле уздырдык. 

Үземнең җырларым белән Бауман урамында чыгыш та ясыйм. Фанатларым иҗатымны ярата, моны күрү, ишетү үземә дә рәхәт, – диде Вероника «Шәһри Чаллы» журналистына. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: физик мөмкинлекләре чикле Вероника Лазарева «Татарстан энҗесе»