«Күңел» йолдызлары Ижау тамашачыларын сөендереп кайтты
«Һәр җырчыны яратып каршы алдылар. Фән Вәлиәхмәтовны хәтта басып, берничә минут алкышладылар», - ди оештыручылар.
"Күңел" радиосы Ижауда тулы зал җыеп, концерт куйды. 3 сәгатьлек кичәдәге һәр җырчыны халык дәртле алкышлар белән каршы алды. Тамашачылар каршында Резидә Шәрәфиева, Руслан Кираметдинов, Гөлнара Тимерҗанова, ИлСаф, Нурзәдә, ИлГәрәй, Артур Салихов, Рафис Кәлимуллин, Равил Галиев һәм Фән Вәлиәхмәтов чыгыш ясады.
"Казанда куйган зур концерттан соң башка шәһәрләргә дә бару теләге туды. Күрше Удмуртиядән башларга булдык. Чөнки Ижаудан, килүебезне сорап, шактый хатлар килде. Татар җырларына, элеккеге моңнарга сусаган биредәге халык. Һәр артистны яратып каршы алдылар. Фән Вәлиәхмәтовны хәтта басып, берничә минут алкышладылар", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты радионың баш редакторы Лилия Мәхмүтова.
Кичәне танылган радио алып баручылар Әдилә Идрисова һәм Марсель Мусавиров алып барды. "Бу чарага бик дулкынланып әзерләндем. Махсус кием дә тектердем. Маҗарасыз да булмады. Концертка барыр алдыннан костюмымның итәген югалттым. Кая киткәнен үзем дә аңламый калдым. Тегүче янына кабат барып, бер сәгать эчендә нәкъ шундый ук итәк тектердем,"- дип сөйләде Әдилә.
Шөкер, концерт үзе җай гына барган. Шунысын да әйтергә кирәк, Ижауда "Күңел" радиосының ешлыгы юк. Халык яраткан радиосын интернет аша тыңлый.
"Бу каладан һәрвакыт хатлар язалар, эфирларга шалтыраталар. Мондый җирлекләр шактый. Ешлык булмаса да интернеттан яки телефон кушылмасыннан тыңлыйлар. Без аларны күреп, белеп торабыз. Киләчәктә дә концертлар белән барырга исәп тотабыз. Чираттагы моңлы сәяхәтебез исә Арчада булыр дип өметләнәбез," - диде Лилия Мәхмүтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев