Күңел радиосы диджее Ришат Хаҗиев : «Улымны җиңә алмыйм»
Ришат Хаҗиевның улы Әмирханга 7 яшь. Кечкенә шәһәрдәшебез инде икенче ел шахмат белән шөгыльләнә.
Күңел радиосының алып баручысы Ришат Хаҗиевның улы Әмирханга 7 яшь. Кечкенә шәһәрдәшебез инде икенче ел шахмат белән шөгыльләнә. «Былтыр мин җиңә идем, быел – җиңеләм генә», – дип елмая Ришат.
Әмирханның әбисе – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Бәлки шахмат кызыклы булыр, тренеры да татар, дип ул оныгын шахмат-шашка клубына йөртергә тәкъдим итә. Укытучысы Рамил Хөснуллин Әмирханда баштан ук кызыксыну уята.
«Минем әтием Илфат та балачактан шахмат ярата. Авылга кайткач, Әмирхан аның белән дә уйный башлады. Кызыксынуы тагын да артты. Бу хакта китаплар сорап алды, телефонга программа куйдыртты, кинолар карадык. Мин дә уйныйм, үзлектән өйрәндем, тик алай исем китми», – дип сөйли Ришат.
Әмирхан даими рәвештә турнирларга йөри. Башта мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында үткәрелүче ярышларда катнашса, быел, беренче сыйныф укучысы буларак, рейтинглы, ягъни спортчының шәхси нәтиҗәләре теркәлеп барган турнирларга бара.
«Әмирхан үзгәрде. Шахмат аны дисциплинага өйрәтте. Укытучылары тәрбиягә игътибар бирә торган кешеләр. Уен осталыгы да артты. Былтыр мин бирелми идем, әлбәттә, аны җиңә идем. Быел инде җиңә алмыйм. Аның разряды – 3нче юниор. Ә менә бабасы белән уйнаганда әле берсе, әле икенчесе җиңә. Баштарак җиңелгәндә кәефе төшә иде, хәзер җиңелсә дә тыныч кабул итә», – ди Ришат.
Әмирхан үзлектән төрле алымнарны өйрәнә, әтисе белән Советлар Союзындагы шахмат уйнаучылар турында документаль, нәфис фильмнар карый. Әтисе сүзләренә караганда, киләчәктә шахматка йөрү-йөрмәвен ул бары тик үзе хәл итәчәк.
«Без мәҗбүри йөртү яклы түгел. Кызык икән – дәвам итәр. Биюгә дә йөреп карады. Үзе сорап барган иде, 3-4 дәрестән соң туктады. Рәсем, робототехникага йөри, лего конструкторы җыярга ярата – бездә аның нинди генә төрләре юк! Шунысы кызык, без аңа аңлатмадык, үзе белеп, үзе теләп рәсемнәрне 3Д вариантта, күләмле итеп ясый. Әнисе – экономист, бәлки аңа математик сәләт күчкәндер».
Ришат Хаҗиев шахмат түгәрәгенә бик күп балалар йөрүен дә телгә алды. Тик алар тормыш иптәше Зөлфия белән спортның бу төрен популяр булганга сайламаган. Иң мөһиме – баланың теләген, тартылуын, кызыксынуын тормышка ашыру өчен тырышканнар алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев