Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Күңел” радиосы тыңлаучыларын “Тор, тор, тор шоу” белән уятачак

Тапшыруның исеме татар блогеры Рәмис Гыйльметдиновның “Дневник татарина” юмористик сәхифәсеннән алынган. Атнаның бер көнендә блогер үзе дә туры эфирда катнашачак.

Тиздән Чаллының “Күңел” радиосы тыңлаучыларын яңа тапшыру белән сөендерәчәк. Яңа сезонда – “Тор, тор, тор шоу” старт алачак. Тапшыруның исеме татар блогеры Рәмис Гыйльметдиновның “Дневник татарина” юмористик сәхифәсеннән алынган. Анда ул иртән авылда ничек уятуларын пародияли.

“Без яңа тапшыруның исеме өстендә бик озак уйландык. Ул гадәти булмасын дидек. Безнеңчә, гади, халыкка якын булырга тиеш дигән максат куйдык. Шуңа күрә блогер Рәмис Гыйльметдинов белән киңәшләшеп, аның сәхифәсендәге “Тор, тор, тор” сүзләрен кулланырга булдык. Бөтен заставкалар һәм перебивкалар аның тавышы белән яздырылды”, - ди “Күңел” радиосының баш мөхәррире Лилия Мәхмүтова.  

“Тор, тор, тор шоу” иртәнге тапшыруын Ришат Хаҗиев, Гөлинә Госамова һәм Марсель Мөсәвиров алып барачак. Атнаның бер көнендә блогер Рәмис Гыйльметдинов үзе дә катнашачак. Радио тыңлаучыларны кызыклы уеннар, сәхифәләр, танылган кунаклар белән әңгәмәләр көтә.  

“Күңел” радиосы алып баручылары Чаллы халкын йокыдан 12 сентябрьда уята башлаячак. “Тор, тор, тор шоу” тапшыруы иртәнге 7дән 10га кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: радио