«Күңел»нең «Татар радиосы»на көче җитте
Яңалыклар тасмасы

«Күңел»нең «Татар радиосы»на көче җитте

Кичә Мамадыш районында татар телендә сөйләүче радиостанцияләр арасында пляж волейболы буенча ярыш узды.

Анда Казан, Чаллы, Мамадыш, Саба һәм башка шәһәрләрдән барлыгы 7 радио  узара көч сынашты. Быел ул тугызынчы тапкыр үткәрелде.

Узган ел турнир Казанда узган иде. Анда Мамадышның "Нократ дулкыннары" командасы җиңү яулады. Чемпоннар буларак алар быел радио-спортчыларны үзләрендә кабул итте.

Чаллының "Күңел" радиосы ярыштан күтәренке кәеф белән кайтты. "Татар радиосы"н җиңдек, безгә шул җитте. Калганнар безне җиңде,"- ди шат "Күңел"леләр. Чемпион калсалар, киләсе елда барысын да Чаллыда җыясы булыр иде. Болай мәшәкате азрак. Әллә шуңа да сөенделәр инде.

Җиңүне Казанның "Татарстан радиосы" яулады.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пляж волейбол радио спорт төре күңелрадиосы татаррадиосы

Нет комментариев