Күпфатирлы йортларда капиталь ремонт 74%ка тәмамланган
Ремонт сыйфатын Башкарма комитет контрольдә тота.
Чаллыда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт дәвам итә. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, бүгенге көнгә барлык эшләрнең 74 проценты тәмамланган. Аларның сыйфатын Башкарма комитет контрольдә тота.
Исегезгә төшерәбез, быел 114 йортта 1 млрд 800 млн сумлык эш башкарыла. Капиталь ремонт 15 августка кадәр тәмамланачак, дип ышандырды Илья Зуев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев