Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күренекле татар артисты вафат

Кайгылы хәбәр

Тагын кайгылы хәбәр килде. Кичә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, театр сәнгатенең якты йолдызларыннан берсе Дунаев Николай Иван улы (Наил Дунаев) вафат булды. Бу хакта ул эшләгән Г.Камал театры хәбәр итте. «Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», дип хәбәр итә Камал театрының матбугат үзәге.

«Наил абый соңгы елларда йөрәк чире белән интекте. Җанына тынычлык табар өчен Идел елгасына балык тотарга йөри иде. Яраткан артистыбызның вафаты турында ишетү бик авыр. Ләкин үзенең кабатланмас рольләре белән ул халык күңелендә яшәячәк. Ул уйнаган Мирвәли — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев); Акъегет — «Ай тотылган төндә», Гефест — «Ташлама утны, Прометей!» (М.Кәрим); Гаяз — «Чаткылар», Мирзахан — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт); Нияз — «Соңгы хат», Марат — «Туй алдыннан» (Х.Вахит); Шамил Усманов — «Шамил Усманов» (А.Гыйләҗев, А.Яхин); Сәйяр — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Шәмсетдин — «Кол Гали» (Н.Фәттах); Даут — «Ике фикер» (Г.Коләхмәтов); Равил — «Намус хөкеме» (Д.Вәлиев); Бәхтияр — «Канкай углы Бәхтияр»; Нурислам — «Дуслар җыелган җирдә», Нурислам — «Хушыгыз!», Якуб — «Без китәбез, сез каласыз», Алексей — «Илгизәр + Вера», Гөргөри — «Гөргөри кияүләре» (Т.Миңнуллин); Айдар — «Зифа», Җиһанша — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин); Мулланур — «Чапты атым Казанга» (З.Хәким) һәм башка образлар татар театрының алтын фондын тәшкил итә», – ди Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинова. 

Наил Дунаевны соңгы юлга озату 1 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында була. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр