Шəhри Чаллы

Куркыныч шаяру

Үлем белән уйныйлар. Шәһәр трамвайлары артына тотынып, шуып йөрүче балалар турында башкача әйтеп тә булмый. Ел саен әлеге шаяруның гомер өчен куркыныч булуы турында кат-кат кисәтелеп торуына карамастан, андый очраклар әледән-әле булып тора. Шуңа өстәлеп трамвай йөртүчеләргә дә кыенлыклар тудырыла.

Моны "Электротанспорт" ҖЧҖ оешмасында да билгеләп үттеләр. Яр Чаллы шәһәре эчке эшләр идарәсе матбугат үзәге җитәкчесе Артур Муллин әйтүенчә, мондый төр гамәлләрне күбрәк 10-16 яшьтәге балалар башкара икән.

-Яшүсмерләрнең мондый төр "уеннары" сезонлы хокук бозу очраклары булып санала. Берничә ел элек балалар төркем-төркем ябышып шуалар иде. Хәзер андый очраклар кимеде. Әмма, моңа карамастан, әле дә берәм-берәм тотынып шуулар күзәтелә, - дип аңлатты Артур Муллин.

Андый очракларны да булдырмас өчен, полиция хезмәте "ФОРПОСТ" яшьләр хәрби хәрәкәте белән берлектә шәһәр тукталышлары буенча рейдлар үткәрә. Анда, трамвайлар артына тотынып шуып йөрүче балаларны тоткарлаган очракта, алар белән профилактик сөйләшүләр үткәрәләр, ә аларның әти-әниләре административ җаваплылыкка тартылып штраф түли.

Гомумән, ел башыннан шундый куркыныч "уен" белән мавыгучы биш баланың әти-әнисе инде штрафка тартылды. Мисал өчен узган елны аларның саны егерме булган. Кыш дәвамында да рейдлар дәвам ителәчәк. Гомер бер генә, моны балаларга да аңлату мөһим.

Альбина ЗАРИПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: