Квадроциклда йөргән балалар ата-аналарына штраф салачаклар?
ТР бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле тәкъдим белән чыкты.
Татарстанда квадроциклда йөрүче балаларның ата-аналарына штрафлар кертергә тәкъдим итәләр. Республиканың бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец квадроцикллар белән идарә итү өчен яшь буенча чикләүләр кертү, транспорт йөртү таныклыгының тиешле категориясен билгеләү һәм хокук бозулар өчен штрафларны арттыру инициативасы белән чыкты. Аның сүзләренчә, балалар кулында бу транспорт әйләнә-тирәдәгеләр өчен генә түгел, балигъ булмаган йөртүчеләрнең үзләре өчен дә куркыныч тудыра. РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов исә ата-аналарга мондый куркыныч транспорт чарасын алмаска чакырды.
Исегезгә төшерәбез, 20 апрельдә Питрәч районы Кощаково авылы янында 12 яшьлек малай гомере өзелде. 15 яшьлек апасы авыр хәлдә хастаханәгә озатылды. Алар квадроциклда булалар. Кыз идарәне югалтып, автомобиль юлында Skoda машинасына бәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев