Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кытайлар Чаллыда кер юу машинасы җитештермәкчеләр

"Haier" компаниясе Чаллыда кер юу машиансын чыгарырга җыена. Лю Сия ханым җитәкчелегендәге делегация эшлекле визит белән шәһәребезгә килде. Кытай партнерлары Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев белән очраштылар. Очрашуда башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин, аның урынбасары Эльдар Тимергалиев катнашты.

Лю Сия ханым үзләрен җылы кабул иткәннәре өчен шәһәр хакименә рәхмәт белдерде. Ул хакимият хезмәткәрләренең суыткыч җитештерү заводын ачкандагы эшчәнлеген югары бәяләде. Агымдагы елның 22 апрелендә ачылган завод, ноябрь аенда планлы эшкә күчте. Бүгенге көндә заводта үз эшләрен яхшы белгән осталар эшли. "Кадрлар сайлауга җитди карадык. 3000 кеше белән сөйләштек, аларның 300е генә эшкә алынды", - диде Наил Гамбәр улы. Исегезгә төшерәбез, "Haier" заводы ТОСЭР резидентлары исемлегенә кертелде.

Хәзер Кытай партнерлары Чаллыда кер юу машиналары җитештерү проектын гамәлгә ашырырга җыеналар. Визитның төп максаты - әлеге проектны тормышка ашыру өчен урын эзләү. Наил Мәһдиев, шәһәрдә буш урыннарның җитәрлек булуын әйтте. Бу -"Мастер" кама индустриаль паркы, муниципаль биналар, коммерция структураларындагы буш урыннар... Хаким сыйфат һәм бәя ягыннан иң отышлысы "Мастер" кама индустриаль паркы икәнлеген ассызыклады. Хакимияттә узган очрашудан соң кунаклар "Мастер"га барып заводны һәм буш мәйданнарны карадылар.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев