Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кышкы резинаны җәйгесенә алыштырырга ашыкмагыз!

Чаллы Дәүләт автоинспекциясе кисәтү белән чыкты.

Машина тәгәрмәче резиналарын җәйгегә алыштырырга иртәрәк, дип саный инспекторлар. Сәбәбе алмашынучан һава торышы белән бәйле. Бер көнне яңгыр ява, икенчесендә катыра. Юлда йөрү кыркыныч. Шулай ук иртәнге томаннар, юлдагы чакырлар да юл-транспорт һәлакәтенә китерергә мөмкин, ди алар.  

Юлларга чыкканда киләсе кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итә: 

1. Һава торышы белән кызыксыныгыз. Төнге суыкларга аеруча игътибар итәргә кирәк. Көчле яңгырлар вакытында машина йөртү кыенлаша.
2. Кышкы резиналарны җәйгесенә салкыннар беткәч кенә алыштырыгыз. Бозлавыкта җәйге тәгәрмәч белән хәрәкәт итү куркыныч. 
3. Аварияләргә күп вакытта тизлек режимын үтәмәү сәбәпче. 
4. Юлларда игътибарлы булырга кирәк. Яз чокыр-чакырлар саны арта. Начар күренгән юллар алдыннан тизлекне киметергә кирәк.

Фото freepik.com сайтыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев