Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кызын кыерсыткан өчен әнисе үз методларын кулланган

Алтынчы дәрес тәмамланганнан соң, сыйныфка кызның әнисе йөгереп килә һәм малайны үз методлары белән "тәрбияләргә була".

5 сыйныф укучысының әнисе сыйныфташына кычкырган, ә кыз аны газлы су белән  сибә торган җәнҗаллы видеодан соң, Казанның мәгариф идарәсе бу хәлне тикшерә.

Ведомстводан хәбәр итүләренчә, 11 ноябрьдә Казанның 12 нче мәктәбендә 5 нче сыйныф укучылары арасында конфликт булган. Кыз сыйныфташына ручка ыргыта,ә тегесе аның букчасына чәй сала. 
Алтынчы дәрес тәмамланганнан соң, сыйныфка кызның әнисе йөгереп килә һәм малайны үз методлары белән "тәрбияләргә була".

Шулай ук ведомствода конфликт җайга салынган, дип хәбәр иттеләр. Ата-аналар комитеты әгъзасы булган кызның әнисе үз гаебен таный.
12 ноябрь  малай белән мәктәп психологы эшләгән, малай укуга керешкән
Мәктәптә үткәрү режимын көчәйтергә дигән карар кабул ителде, каравылчыга һәм укытучыга шелтә белдерелгән.

Бу хәл мәктәп директорының шәхси контроленә алынды.
Шул ук вакытта Казанның Вахитов районы прокуратурасы да тикшерү үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев